Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 2 июль, 2021 саны анонсы

“Минзәлә-информ” бакчачылар һәм шәхси йортларда яшәүчеләр арасында конкурс игълан итә. Аның тулырак шартлары турында – 8 биттә.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Канализация капкачы зурлыгының кечкенә булуы, күршеләрнең эте, юл куркынычсызлыгы – минзәләлеләрне нәрсә борчый? 2 битне карагыз.

“Уен” ансамбле Абхазиядә уңышлы чыгыш ясады, ә үзебездә “PROмысел” милли-мәдәни фестивале узды. Бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз. 3 биттә укучыларыбызга сюрприз – сканворд. Шулай ук шушы биттә районда баларның җәйге ялы ничек оештырылганы турында укый аласыз.

4 биттә – тамашачы фикере: шәһәрдәшебез Әнәс Фәхриев Минзәлә театры тарафыннан куелган “Ситса туй” спектаклен караудан алган фикерләре белән уртаклаша.

5 биттә КНИТУ-КХТИ 2 курсында укучы шәһәрдәшебез Екатерина Денисова белән интервью чыга.

Химия һәм рус теленнән БДИ ны 100 әр баллга тапшырган кыз телефонда инстаграмны бетерү булышты, ди, экспертлар яшүсмерләр арасында наркомания таралу хакында хәбәр итәләр – “События недели” кушымтасында шул хакта язалар. Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Умартачылар белән аграрийлар арасында тарткалаш дәвам итә. Быел тагын басуларны агулау очраклары һәм шуның аркасында үлгән бал кортлары турында хәбәрләр килеп ирешә башлады – бу хакта “Атна вакыйгалары” кушымтасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев