"Минзәлә" газетасының 2020 ел, 3 июль саны нинди хәбәрләр алып килә?
Төзекләндерелгән яр буе, Екатерина күпере Минзәләнең район халкы өчен дә, кунаклар өчен дә йөзек кашы булып тора. Ә авылларның туристик потенциалы нинди? Әлеге юнәлештә нинди планнар бар? Бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.
(Минзәлә, 2 июль, "Минзәлә-информ")
“Һәр газетаның үз десантнигы юк – ә безнең газетаныкы бар!” Хезмәттәшебез Венера Гильмиева “Газетага язылуның мәгънәсе нидә?” дигән сорауларга җавапны безнең язылучылар белән бергә эзли – 1-3 битләр.
Дружба авылыннан танылган умартачы Валерий Михайлович Петров үзенең уңыш сере һәм чын балдан ялганны аеру буенча киңәшләре белән уртаклаша. 4 битне укыгыз.
Райондашлардан нигә газета укымыйсыз дип сорадык. Нинди генә җавап ишетмәдек – 5 битне укыгыз.
Базарда җиләк-җимеш, яшелчә бәяләренә күзәтү – 6 биттә.
7 биттә игъланнар, 8 биттә котлаулар, район хәбәрләре чыга.
Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 3 июльдә булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев