"Минзәлә" газетасының 2020 елның 10 апрель санына күзәтү
65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче гражданнарга больничныйга китү тәртибе ничек – бу хакта 6 биттә
“Калморза” хуҗалыгы язгы чәчү кампаниясен башлап җибәрде. Бу хакта – 1 биттә.
Минзәлә үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин коронавирустан саклану өчен ник нәкъ менә өйдә утырырга кирәклеген аңлата (1-6 битләр).
Район мәктәпләре дистанцион укытуга күчте, ә балалар бакчаларында дежур төркемнәр йөри. Үз тәҗрибәләре белән Ләйлә Газизова гаиләсе уртаклаша (1-8 битләр) һәм яңа укыту системасына кагылышлы нюанслар хакында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев сөйли (2 бит)
Район предприятиеләре яңа вәзгыятькә ничек яраклаштылар – 2-3 битләр.
Үзизоляциянең кызыклы мисаллары турында 4 биттә укыгыз.
5 биттә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов белән әңгәмәнең дәвамы чыга
7 биттә рәсми мәгълүмат.
8 дә хәбәрләр, котлаулар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев