Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 21 август саны - иртәгә сатуда!

Белем көне булырмы? Бу сорауга җавап – газетабызның “Атна вакыйгалары” кушымтасында.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 21 августта булачак!

Даими укучыларыбызның берсе – Фәнил Гарипов Изыскательләр 3/5 адресы буенча урнашкан күпкатлы йортта нинди проблемалар булуы турында хат юллаган иде. Аның гозерләренә Минзәлә Идарәче компаниясе җитәкчесе Роман Коротин нинди җавап бирде? Бу турыда – газетаның 3 битендә.

5 биттә шәһәребезнең Элеваторная урамында яшәүче Фоат һәм Нурия Гаптенуровлар гаиләсе турында укыгыз. Нурия ханым алма кагы рецепты белән дә уртаклаша.

Татарстанның туристик истәлекле урыннары белән таныштыру дәвам итә. “Атна вакыйгалары” нда Саба районы турында язылса, “События недели” да – Балык Бистәсе районы турында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләгә визиты вакытында кайсы объектларда булды һәм район җитәкчелеге каршында нинди конкрет бурычлар куйды? Аның визиты турында безнең YouTube, Instagram да видеороликлар карагыз. Бу хакта – “Минзәлә” газетасының 1-3 битләрендә.

Минзәләгә нигә “Яшьләр заманы” автобусы килде, нигә район башкарма комитеты җитәкчесенә һәм аның урынбасарына Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан дипломнар тапшырдылар? 2 битне укыгыз.

Районда авыл һәм шәһәр депутатлар сайлауларына ничә кандидат теркәлгән, “Халык контроле” системасы буенча ничә һәм нинди юнәлешләр буенча заявкалар кергән? “Минзәлә-информ” үткәргән бүләк уйнатуда җиңгән Рөстәм Хисмәтуллин нинди хисләр кичерә? Бу турыда 4 биттә языла.

6 биттә йолдызнамә чыга. Шулай ук Кадрәк авылында яшәүче хезмәт ветераны авылдагы буаның торышына борчылып, хат юллаган. Бу теманы үзебезнең газета сәхифәләрендә алга таба да дәвам итәрбез.

Легендар генерал Василий Гордовның кабереннән җир туган ягына кайта – бу хакта 8 биттә.

Газетабызның “Атна вакыйгалары” – “События недели” кушымталарында Алабугада узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Август конференциясе, Мәскәүдәге Татарстан көннәре ,  республикабызда янәдән “Тәртип” радиосы эшли башлавы турында языла. Күрше Тукай районының Мусабай авылындагы Хановлар гаиләсе КФХ сының уңышлы тәрибәсе дә күпләргә кызык булыр.

Әбри Хәбриевның татар филологлары арасында шау-шу тудырган интервьюсы “Атна вакыйгалары” нда чыга.

Пандемия вакытында балаларны ничек таптылар? Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Дилә Нигъмәтуллина, Рамил Шарапов, Илсөя Бәдертдинова җәйне ничек үткәргәннәр? Бу хакта – “События недели” да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев