"Минзәлә" газетасының 4 декабрь санына күзәтү
Районыбызның иң уңышлы эшмәкәрләренең берсе, үзенең хәйриячәлеге белән дә танылу алган Луиза Токарева турында 1-2 битләрдә мәкалә укыгыз. Газета укучылары өчен генә бонус - Луиза Токаревадан пирог рецепты!
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Район сукырлар җәмгыятенә багышланган язма районыбыз тарихы белән кызыксынучыларга ошар, дип ышанып калабыз. Әзһәр һәм Шәмсия Мортазиннар гаиләсе – шәһәребезнең иң матур парларының берес иде. Кызганыч, быел Әзһәр ага китеп барды. Газетабызның 4 битендә чыгучы мәкаләдә Шәмсия апа үзләренең гаилә тарихы белән уртаклаша.
ТОС-4 тә яңа җитәкче – 5 битне укыгыз.
Мигрантларны Минзәләгә нәрсә җәлеп итә – 6 биттә.
Агымдагы елның 11 аенда ничә машина йөртүче эчкән килеш тотылган? – 7 битне карагыз.
Районда 100нче бала туды. Аңа нәрсә бүләк иттеләр? 8 битне укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев