"Минзәлә" газетасының 6 март санына күзәтү
Кар чанасы урлап баеп буламы? Бу сорауга җавап газетаның 8 битендә.
8 мартта Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Шул хөрмәткә 1 биттә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТАТМЕДИА АҖ филиалы “Минзәлә-информ” җитәкчесе Илдус Шаһиевның котлаулары, ә 4-5 битләрдә – район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары котлаулары чыга.
1-8 битләрдә кышны озатуга багышланган Май чабу бәйрәме хакында мәкалә, 2 биттә шәһәрдәшләребез арасында үзара салым турында сораштыру чыга.
3 биттә легендар Гөлсабира Хәкимова хакында мәкалә һәм нефтьчеләребезнең данлы хезмәте турында тарихи язма басыла.
6 биттә бакчачылар өчен ай календаре, 7 биттә рәсми мәгълүмат, 8 дә район тормышына кагылышлы язмалар һәм туган көннәр белән котлаулар бастырылып чыга.
Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев