Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” газетасының яңа саны дөнья күрде

Бу юлы аның битләрендә газета укучыларыбызны ниләр көтә?

Һөнәри осталык буенча 45 дөнья чемпионаты алдыннан 21 нән 23 майга кадәр Казан шәһәрендә WorldSkills стандартлары буенча”Яшь профессионаллар 7 нче милли чемпионатының  финал ярышлары үтте. Әлеге машстаблы чарада  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Ришат Сабитов та катнашты. Катнашып кына алмады, ул “WorkdSkills” эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабында  үзе укыган уку йортының данын яклады һәм дүртенче урынны алды, Татарстан командасы җиңүенә үз өлешен кертте. Шушы хакта язма беренче биттә бирелде.

1 нче һәм 2 нче битләрдә “Иген уңышына өмет зур” дигән язмада ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Минзәләгә эшлекле сәфәре хакында танышырга мөмкин.

Китапханәчеләр май ахырында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Район үзәк китапханәчеләренең Тупачта шушы бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре хакында 2 нче биттәге язмада укый аласыз. Шул ук бәйрәмдә ”Татмедиа” АҖнең Минзәлә-информ филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев Тупач авыл китапханәчесе Лилия Миңнехановага электр чәйнеге, газетаның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган кружка һәм банк картасын саклый торган чехол бүләк итте. Бәйрәм уңаеннан гына түгел, Лилия район газетасын Тупач авыл халкына  таратуда актив катнаша.Бу хакта да 2 нче биттә.

Минзәлә педагогия көллиятендә шушы уку йортының чыгарылыш укучылары өчен гадәти булмаган имтихан –демонстрацион имтихан үтте. Имтиханның максаты, аның ничек үтүе хакында педкөллиятнең уку-методик эш буенча директор урынбасары Марина Камашева язмасы 3 нче биттә урнаштырылды.

7 нче биттә чыгып килүче “Төбәгебез тарихы: кешеләр һәм вакыйгалар” рубрикасы астында бу юлы күпләрнең игътибарын җәлеп итүче “Пасмуровлар йорты” дигән язма бирелә. Анда сүз Минзәләдә иң күренекле мәдәни мирас объектларының берсе – бүгенге көндә район администрациясе урнашкан бинаның тарихы турында бара..

Шушы хакта һәм район тормышына кагылышлы башка яңалыкларны газетаның 31 май санында табарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев