Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының яңа саны иртәгә чыга

Ир исеменә язылган фатирны, ул үлеп киткәч, сатарга куйгач, нинди проблемалар туарга мөмкин? Ир белән хатынның уртак милке турындагы башка актуаль сорауларга җаваплар 6 битләрдә чыга.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ")

"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Җәлеп ителгән инвестицияләрнең һәр сумы районда яшәүчеләрнең тормышына ничек йогынты ясаган? Бу турыда 1-2 битләрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев белән әңгәмәдә.

Наратлы-Кичү авылындагы җыенда фермер Әнвәр Бикбаев нигә көзгә малларны суеп бетерәм дигән? Икмәккә бәя күтәрелү аркасында Кадрәктәге пай җирләре хуҗаларында нинди аңлашылмаучанлык туган? 2 нче битне укыгыз.

Татарча язылган элмә такталарда хатаны фотога төшереп, билгеле адрес буенча җибәрсәң, кыйммәтле бүләк отып була – 4 бит.

Муса Җәлил истәлегенә турнир Минзәләдә ничек узды? – 4-5 битләр. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышлап районда үткәрелгән калган чаралар турында 8 биттә укыгыз.

42 сәгать 24 минут фортепианода уйнап, дөнья рекорды куйган Санкт-Петербург шәһәреннән музыкант Руслан Ишдавлетов турында "События недели" кушыматасында укыгыз. "Атна вакыйгалары" нда ислам дине пластик операцияләргә һәм бизәнүгә нинди карашта икәнен укый аласыз. Шулай ук халык синоптигы Әмир Шәрәфиев быелгы җәйгә фаразлары белән уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев