"Минзәлә" газетасының яңа саны иртәгә сатуда була
Талпан кадалган очракта Минзәләдә кая мөрәҗәгать итәргә, һәм үзеңә нишли торырга? 3 битне укыгыз.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 17 июльдә булачак!
Кызу дип тору юк - җылылык батареяларын кышка әзерләргә вакыт. Бу хакта 1-4 битләрдә укыгыз.
Иске Матвеевка авылында дистәләгән мөгезле эре терлек асраучы Закировлар гаиләсе хакында 1-2 битләрдә укырга була.
Тупачтан Рәзифә Камалетдинова үзе җыйган дару үләннәренең сихәте хакында сөйли - 4 бит.
5 бит районыбыз тарихына багышлана.
6-7 биттә рәсми сәхифә. 8 биттә котлаулар чыга, шулай ук районыбызда яшәүче чувашларның ничек Питрауны бәйрәм итүләре хакында укырга була.
Ә газетабызның "Атна вакыйгалары" кушымтасында җәйге челләдән саклану буенча киңәшләр белән таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев