Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 27 ноябрь көнне яңа саны чыга

Кешеләр нинди халык чаралары белән авырулардан саклана? Укучыларыбыз киңәшләре – 1 биттә. Онытмагыз: халык чараларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Минзәлә театры сәхнәсендә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Җәмилә” спектакле буенча үзенең фикерләре, тәэсирләре белән яшь журналистыбыз Чулпан Шафикова уртаклаша.

Кадрәк авылының тырыш һәм намуслы почтальоны Тәҗрия Сафиуллина турында Дилфас Галиевның мәкаләсе 1-6 битләрдә чыга. Шулай ук 1-2 битләрдә Иске Мунча авылының уңганы Рәфкат Ханов урында мәкалә чыга.

Янгын хәвеф-хәтәреннән, теракт корбаны булу куркынычыннан ничек сакланырга? Бу турыда 3 биттә укыгыз.

Хәзерге “Купец” сәүдә йорты урыныда гасыр элек урнашкан Луппов кибете турында 5 биттә укыгыз.

Яман шеш белән авыру билгеләрен ничек башлангыч стадиядә искәртеп калдырырга? Табиб киңәшләре – “Атна вакыйгалары” кушымтасында. Югалган кешеләрне эзләү Татарстанда ничек оештырылган? Бу турыда “События недели” кушымтасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев