“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 7 май, 2021 ел санына анонс
Бәйрәм ялларына бәйле рәвештә, газетаның алдагы саны 12 май, чәршәмбе көнне чыгачак.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтү кысаларында Минзәләдә нинди чаралар каралган? Бу хакта - 7 биттә.
Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова ковидка каршы вакцина ясатты. Ул үзен ничек хис итә? Моның турында материал - 3 биттә.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзенең визиты барышында районда игенчелек һәм терлекчелек сферасындагы алдынгы технологияләр һәм масштаблы төзелешләр белән танышты – 2 битне укыгыз.
Бөек Ватан сугышында батырларча илебез чикләрен саклаган якташларыбыз турында 4-6 битләрдә укыгыз.
Ютазы районында кыяр үстерүнең яңа технологиясен уйлап тапканнар, автокреслолар балалар гомерен саклап кала – бу турыда “Атна вакыйгалары” кушымтасында.
Балаларга интернетта янаучы куркынычлар белән көрәшү турында “События недели” кушымтасында языла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев