"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының иртәгә яңа саны чыга
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран-китапханәче Лениза Якиеваның танылган шагыйрь Ләбиб Лерон турында мәкаләсе 3 биттә чыга.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
“Чиста шәһәр” МУП та эшләп, Минзәлә шәһәренең төзек, матур булуына үз өлешен кертүче Олег Вячкилев турында 1-2 битләрдә укыгыз.
Минзәләдә ТКХ буенча күпме бурычлары җыелган? Бурычлыларга карата инди санкцияләр кулланылырга мөмкин? Бу хакта шулай ук 1-2 битләрдә укыгыз.
Аю авылыннан танылган ат асраучы Расих Газизов киләчәктә атлар башын 100 гә җиткерергә планлаштыра. Бу турыда – 4 биттә.
5 санлы Таңкай балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Венера Закирова турында 5 биттә мәкалә чыга.
Татарстанда коронавируска каршы чикләүләр этаплап гамәлгә чыгарылачак, БДИ тапшыручыларны быел нинди яңалыклар көтә? “Атна вакыйгалары”-“События недели” кушымтасын карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев