"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга!
5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Яңа ел бәйрәме белән бәйле рәвештә, “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны кибетләрдә, почта тартмаларында иртәгә үк булачак.
Хуҗәмәт РМЗ генераль директоры Хәнәфи Кәримов узган ел ахырында "Ел җитәкчесе -2020" исеменә лаек булды. Бүгенге көндә районның иң уңышлы предприятиеләренең берсе ничек яшәве турында 1-2 биттә укыгыз.
Бикбау авылыннан Фәрусә Абдуллина Калморза авылы турындагы истәлекләре белән уртаклаша-3-6 битне укыгыз.
2021 елга тулы йолдызнамәне 4 биттә укыгыз.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм студентлары белән очрашты, ә "Минзәлә-информ" ярдәмендә оештырылган шахмат турнирының беренче турында Калмыкия шахматчысы җиңде – 6 битне укыгыз.
7 биттә игъланнар, 8 котлаулар чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев