Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны иртәгә чыга

Районыбызда агымдагы елның беренче аенда ничә пар өйләнешкән, ничәсе аерылышкан, ничә кеше туган, ничә кеше үлгән? Бу хакта газетабызның 2 нче битендә укыгыз.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

 

Хәзерге көндә фельдшерлар алдында үтә дә зур җаваплылык тора. Пандемия чорында да ничек авыл халкына сыйфатлы медицина хезмәтен күрсәтүне дәвам итәргә? Бу хакта Иске Матвеевка авылы фельдшеры Сирин Фәйдров белән әңгәмә – 1-3 битләрдә.

Көннәр суык торса да, язгы чәчүгә дә чагыштырмача аз вакыт калып бара. Минзәлә ОСП сында аңа техник яктан әзерлек ничек – бу хакта 4 биттә.

Сугышта хәбәрсез югалган Мөбәрәкҗан Гәрәев турында хатирәләр Югары Тәкермән җирлегендә кадерләп саклана – 3 битне укыгыз.

Районыбызның чәк-чәк осталары турында 5 биттә укыгыз.

Кайсы авыл җирлегендә яшәүчеләр газетага активрак языла? Әлеге саннар белән 8 биттә таныша аласыз. Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча прокурор тикшеренүләре башланды – бу турыда 8 биттә.

Татарстанда 2020 елда ВИЧ диагнозлы 177 хатын-кыз бала тапкан, табиблар әйтүенчә, аларның барысы да сау-сәламәт; Кукмара районында бер егеткә селәүсен ташланган; күпләрнең яраткан җырчысы Илдар Әхмәтов белән әңгәмә - боларның барысын да “Атна вакыйгалары” кушымтасында укыгыз. Шушы кушымтада ук баклажан үстерү буенча киңәшләр белән таныша аласыз.

Суык февральгә кызу июль туры килерме? Бу турыда “События недели” кушымтасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев