Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Әниебезне алыштырган Герой-ана

Әниебез вафат булганнан соң, биш баланы үз канаты астына алып үстергән Фәхерниса Нәҗметдин кызы безнең өчен дә, авылдашларыбыз өчен дә Герой-ана булды.

Нәкыйп ШӘМСЕТДИНОВ

Киләчәккә матур хыяллар белән, зур планнар корып тыныч кына яшәп ятканда 1966 елда бик яшьләй, 43 яшендә, каты авырудан соң әниебез Хатима үлеп китте. Әниебезне югалту бик авыр булды. Ятимлек бик ачы, йөрәкләрне телгәли икән. Безнең белән дә шулай булды. Без биш бала әнисез калдык. Ул чакта миңа, иң зур балага,16 яшь, Күзкәй урта мәктәбендә 9 сыйныфта укый идем.

Берничә ай үткәч, әтиебез Имаметдин безне үз каршына утыртып, үзенең өйләнергә җыенуын әйтте. “Әгәр “әни” дип әйтәсез икән, Фәхерниса апагызны алып кайтам”, диде ул. Без риза булдык. Шулай итеп, үзебезнең Дәвек авылыннан Фәхерниса Нәҗметдин кызы безгә, биш балага, әни булып килде. Аңа ул вакытта 43 яшь иде. Әле өйдә шактый кырыс кайнана – әтиебезнең әнисе Икълимә дә бар. Шулай булса да, Фәхерниса әниебез түземлеген җуймады, безне дә җил-яңгырдан саклады, әтиебезгә яхшы тормыш юлдашы булды. Әти сугыш ветераны, Япон сугышында катнашкан. Колхоз тормышы кайнап торган заманда бик тә тынгысыз, җаваплы эштә – авылда ветфельдшер булып эшләде. Хуҗалыкта абруе зур булды. 79 яшендә бакыйлыкка күчте.

Әниебез Фәхерниса безгә үзенең яшь чаклары, кырыс сугыш еллары турында еш сөйли иде. Әни сугыш башлану хәбәрен колхозның яшелчә бакчасында суган утап утырганда ишетә. Авылдагы ир-атлар сугышка китеп беткәч, колхоздагы барлык эшләр аларның җилкәсенә төшә. Әни исәп-хисап эшен яхшы белгән, сугыш чорында табельче, учетчы кебек җаваплы эшләрне башкарган. Тыл хезмәтчәннәре фронт өчен дип, тырыш хезмәт куйган. Илебезгә ябырылган дошман бар халыкны борчуга, кайгыга салган. Хәтта кулына мылтык алып көрәшерлек хатын-кызларны сайлап, хәрби әзерлек үткәрә торган булалар. Авылдагы тугыз хатын-кыз белән бер рәттән 18 яше тулган безнең әни дә шушы хәзерлекне үтә. Алар гомуми мобилизация көтеп, сугышка барырга әзерләнәләр.

– Сугыштан яраланып кайткан Лотфулла Хизбуллин безгә мылтыкны сүтеп-җыярга, стройда йөрергә өйрәтте, таләпләр бик катгый булды, дип сөйләгәне истә әнинең. Җиңү турындагы хәбәрне авылдашларга Латип абый җиткерә.

Тыныч тормышта да сынатмый эшли әниебез. 60 нчы елларда “Яңа юл” колхозында дуңгыз фермасында эшли. Исеме алдынгылар рәтендә була, шуңа хезмәт хакын да күп алып эшли.

Материалны тулысынча "Минзәлә" газетасының 22 май, 2020 ел санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев