Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Район газетасының 4 сентябрь санына күзәтү

Газетабызның бу санында 20 дән артык тема яктыртыла. Әскать хаҗи Габдуллинны районыбызда белмәгән кеше юк. Аның хакындагы материалда ул бүгенге көннең актуаль темаларыннан берсе - татарлыкны ничек исбатлыйсың дигән сорауга үзенең җавабын әйтә.

Тиздән бәйрәм ителәчәк Нефтьчеләр көне уңаеннан да газетада кызыклы материал бар.

Бүгенге көндә гриппка каршы прививка яисә короновируска каршы вакцинация турында бәхәсләр куера. 6 нчы биттә бирелгән материалда сез үзегезне тынычландырлык җаваплар табарсыз.

Акча темасы һәрвакыт актуаль булып калды. Ә мал үстергән өчен хөкүмәтнең субсидия бирүе авыллар арасында гына түгел, авылдашлар арасында да күзгә күренмәгән, игътибар итмәсәң - сизелмәгән ярыш уятты. Наратлыкичү, Кадрәк авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мал тотып ничек байыйлар? Газетабызның бу санында әлеге сорауга да җавап бар.

Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев