Татарстан журналларына заказ бирегез – китерербез!
Спектакльләрдә артистлар чынлап та үбешәме, сәхнә үбешүе реаль тормыштагыдан нәрсәсе белән аерыла? Бу хакта “Сәхнә” журналының яңа санында.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Журналларның яңа, август саннары кайтып җитте
Сөембикә нең яңа санында язучы Марат Кәбировтан тормыш кагыйдәләре, Роза Мулланурованың “Гомерлек сер” әсәре, “казан-кебаб” рецепты чыга. Шулай ук яңа санда бала тугач ир-атның гаиләдә икенче планга калырга тиеш түгеллеге һәм Башкортостанның туристик кызыктыргыч почмаклары турында мәкаләләр укый аласыз.
"Сәхнә" дә җырчы Алсу Әбелханова белән әңгәмә, Разил Вәлиевның Туфан Миңнуллин турындагы хатирәләре басыла.
"Сабантуй" журналын укып туңдырма ясарга өйрәнергә була. Инглиз теленә өйрәнәсегез килсә дә, “Сабантуй” ны алыгыз.
“Казан утлары” нда зур урын Туфан Миңнуллин истәлегенә бирелә. (исән булса – 85 тулыр иде аңа). Легендар язучыбыз турында истәлекләре белән Минтимер Шәймиев, Марат Әхмәтов, Әлфәт Закирҗанов, Илгиз Зәйниев уртаклаша. Шулай ук Рүзәл Мөхәммәшин, Фоат Садриев, Марат Кәбиров һ.б. ларның әсәрләрен укый аласыз.
Тагын бер яңалык –билгеле булганча, журналларны районыбызда “Кырык тартма”, “Старт”, Калморза, Мәлкән, Наратлыкичү авылларындагы кибетләрдә, Татпотребсоюзның автолавкаларында сатып алырга була. Район газетасы сатылучы авылларда яшәүче райондашларыбыз да мәхрүм калмасын өчен, яңа акциягә старт бирәбез.
Әгәр сез Коноваловка, Бакчасарай, Усай, Югары Тәкермән, Хуҗәмәт, Тупач, Наратлы-Кичү, Җәмәк, Николаевка, Холодный Ключ, Старое Мазино, Дружба, Мәлкән, Дусай-Кичү, Аю, Матвеевка, Юртау, Дәвек яисә Тауасты Байлар авылларында яшисез икән
8917 907 7451 (Марсельеза Марселевна)
8905 370 30 16 (Люция Фәридовна)
номерлары буенча заявка җибәрегез.
Һәр атнаны җомга саен әлеге авылларга газета илтәбез, сезнең заявкалар буенча, журналларны да китереп бирербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев