Тиешле таләпләргә туры китерелә
Хәлил Карымов һәм Сергей Павлов “СК-Гранит” оешмасында тырышлыклары белән аерылып торалар.
Хәлил төзелештә агач эшләрен яратып башкара. Аның турында универсал эшче диюләре юкка түгел. Ташчы да ул, штукатурка эшләреннән дә читтә калмый. “бөтен хезмәт юлым төзелеш белән бәйле”, ди ул.
Сергей Павлов эретеп ябыштыручы булса да, кулына болгарка да ала, шуруповерт та. Бу юлы ул бинаның түбәсенә менеп киткән иде. “Түбәнең соңгы штрихлары тәмам: козырекларны ныгытып куйдык”, диде ул канәгать елмаеп.
Шәһәрдәге социаль әһәмияткә ия булган башка объектлар кебек үк, Минзәлә медицина училищесының тулай торак бинасын капремонтлауны да август ахырына төгәлләргә исәплиләр. Биредә генподрядчы – Олег Иванов җитәкчелегендәге “Электроком”, ә субподрядчылар – “СК-Гранит” (Артур Микаелян) һәм “Теплоконтур” (Дмитрий Соколовский).
Тулырак "Минзәлә" газетасының 2018 ел, 17 август санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев