Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Волонтёр – кем ул?

Минзәләдә волонтёрлык хәрәкәте реаль эшли. Әмма волонтёрларның кем һәм нәрсә белән шөгыльләнүләрен күпләр аңлап бетерми.

(Минзәлә, Чулпан Шафикова, "Минзәлә-информ") Таныш булыгыз - әңгәмәдәшем Зоя Тимофеева. Аңа 26 яшь, ул инде 10 елдан артык волонтёрлык белән шөгыльләнә. Зоя - "Җиңү волонтёрлары" Татарстан төбәк идарәсенең Минзәлә штабы координаторы:

– Безнең хәрәкәттә хәзер 400 дән артык кеше катнаша. Штабтан тыш, 13 мәктәп отряды, шәһәр урта уку йортлары, район авыллары эчендәге отрядлар, шулай ук 2 иҗтимагый үзәк эшли.

"Җиңү волонтёрлары" патриотик эшчәнлек белән шөгыльләнәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Әфган сугыш хәрәкәтләре ветераннары янына барып ярдәм итәләр, "Георгий тасмасы" акциясен үткәрәләр, "Үлемсез полк" чарасында катнашалар.

Бөтенроссия квестлары оештырабыз. "Растим патриотов", "Олимпиец", "Солнышко" җәйге лагерьларында актив эш алып барабыз.

– Үзизоляция вакытында эшегез ничек бара?

– Үзизоляция режимы кертелгәннән соң, "Веста" яшьләр үзәге базасында штаб оештырылды, анда волонтёр эшчәнлегенә без шәһәр халкын җәлеп иттек, чөнки мәгариф оешмаларында карантин игълан ителгәнлектән, мәктәп һәм урта махсус уку йортлары балаларын катнаштыруда мәгънә күрмәдек. Бәхеткә каршы, актив шәһәрләшләр безнең мөрәҗәгатьне хуплады һәм хәзер без өлкән яшьтәге кешеләргә бергәләп ярдәм күрсәтәбез: мөрәҗәгатьләрен кабул итеп, кибеттән азык-төлек, кирәк-ярак китерәбез, психологик ярдәм күрсәтәбез, хуҗалык алып барырга булышабыз, ягъни, кирәк булса, утынын да чабабыз, бакчасын да казыйбыз. 

– Мөрәҗәгатьләр күп булдымы?

– Алай күп дип әйтмәс идем, әмма бер генә мөрәҗәгать итүчене дә игътибарсыз калдырмадык.

Язманы тулысынча Минзәлә газетасының 15 май, 2020 ел санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев