Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Яшәү кадере

Короновирус адәм баласын, яшәү кадеренә төшенсен дип килеп чыккан афәт кебек ул.

Кешелеккә моңарчы килгән чирләр белән чагыштырулар да күренә башлады. Борынгыларны ничек сынагандыр, безнең цивилизациядә адәм баласын яшәү кадеренә төшенүне өендә ябылган килеш аңларга өйрәнә. кулыма психолог-педагог люция закирҗанованың тынычлыкны саклау буенча киңәшләре килеп эләккәч, үзебезнең укучылар белән ураклашырга булдым.

1. Тормышта үзгәрешләр, киеренке хәлләр булмыйча тормый. Иң мөһиме, тынычлыкны сакларга, гайбәт җыймаска, рәсми, тикшерелгән мәгълүматларга гына ышанырга. Балалар һәм үсмерләр өлкәннәрнең тәртибен, хис-кичерешләрен күзәтә. Моны истән чыгармаска кирәк. Сүз уңаеннан, бу – үсмерләргә килеп туган киеренке хәлләрдән мөстәкыйль чыгарга өйрәнү өчен иң кулай вакыт.

2. Гадәти тормыш ритмын сакларга тырышырга кирәк. Иртән физик күнегүләр ясау, йокы, ял, уку һәм эш вакытларын төгәл саклау киңәш ителә. Өй эшләрендә балаларны да катнаштырыгыз.

3. Өйдә булганда да балаларның дуслары белән элемтәләре өзелмәсен. Алар өчен аралашу – бик кирәкле нәрсә. Урамга чыга алмаганда, электрон җиһазлар аша аралашуны тыймагыз.

Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 29 апрель, 2020 ел санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев