190 мең сум кыйссасы
16 март санында "Кәкре каенга терәттеләр" материалы чыгуның икенче көнендә үк редакциягә "безне нахакка гаепли" дип шәһәрнең хөрмәтле кешеләре килде. Бу вакыйга хакында алар менә нәрсә сөйләделәр.
23 нче февраль көнне Красноармейская урамында яшәүче 81 яшьлек бабай хатыны белән бергә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәргә бер ярты алып кайтып эчәләр дә, дәгъваләшә башлыйлар. Бабай хатынын (бу аның дүртенче хатыны) өйдән куып чыгара. Әби чыгып киткәч караса, 90 мең сум акчасы юк. Ниш-ләргә, танышларына шалтырата: "Килегез әле, монда эшләр харап", ди. Тегеләре, нәрсә булды, дигәч, килгәч сөйләрмен, ди.
Танышлары 2-3 сәгатьтән соң, кичке дүртләрдә туганнарына кунакка барырга чыккан җирдән, бабайларга кагылып китәләр. Бабай нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. 190 мең сум акчам бар иде, 90 меңен хатын урлап чыгып киткән. Мин аны бүтән өйгә кертмим. Бу өйдә аның бер хакы да юк, без бергә тора башлаганчы салдым мин бу йортны, ди.
Хәерчегә якты чырай бирсәң ямаулык сорый, дигән мәкаль бар. Бабай танышларыннан үзен тәрбиягә алуларын сорый башлый. Өйне сезнең исемгә яздырам, ди. Хатыныңны урамда калдырасыңмыни, дигәч, аның 90 меңе бар, апаларында торсын. Мин өемне аңа калдырасым килми, ди. Мин үлгәч, ирләр җыеп ята ул монда. Мин озак яшәмим, курыкмагыз, миндә яман чир икәнен беләсез бит, ди. Синең балаң бар, туганнарың бар, нигә чит кешегә мөрәҗәгать итәсең бу мәсьәлә белән, дигәч, сезнең өегез зур, ди.
Танышлары моннан ничек котылырга белмичә, безнең өй зурлыкка зур, ләкин салкын, без аны сатабыз да бәләкәй өй алабыз, дигәннәр. Өй сатабыз дигәч, бабайның аппетиты чыгып куйган бугай, теге югалган 90 меңгә югалмаган, ышанычлы урында дигән 100 меңен дә өстәгән.
Өченче көнне хатыны кайткач, танышларына 190 мең сум акча саклап торырга бирүе турында әйткән. Бабай ничектер "юмартланып" киткән хатынына танышларыннан 190 мең (юк) акчаны алырга кушкан. Бабай хатынының пенсиясен дә үзе ала, акчаны магазинга барганда чутлап кына бирә, качырып йөртә. Әбинең пенсиясен күргәне дә юк. Бабай салырга ярата, салган саен хатынын куып чыгара. Хатыны ярты гомерен кешеләрдә кунып үткәрә. Бабай бу танышларына берничә ел элек мөрәҗәгать иткән булган.
Хатын акчаны урлап чыгып китте дә, бер атна инде өйгә кайтмый, ди. Тегеләре илтеп куйганнар.
Бабайдан нигә аларга акча сакларга бирергә булдыгыз соң, дип сораучыларга: минем балаларым да, туганнарым да юк, дип ялганлашкан, акча хакына кызыккан да, туганнарыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев