Реклама
Җәмгыять
53 миллиард сум
Авыл хуҗалыгында эре инвесторлар булганга гына Татарстанда җитештерүне киметмәү мөмкин булды. Аеруча безнең районда. Ә Россиядә басуларның күбесендә чүп үләне һәм яшь урман үсә башлады.
2012, 2013 елда Россия хөкүмәте авыл җиренә җанлылык өрү өчен 53 миллиард сум акча бирәчәк. Бу акчалар инвесторларга түгел, ә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерергә алынучы кешеләргә биреләчәк...
Фермерлык эшен башларга теләүчеләргә 1,5 миллион сум. Авылга кайтучы табибларга бер миллион сум акча бирү, ана капиталын авылда төзелеш өчен кулланырга рөхсәт итү, күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү, ә фермерларга җирне милек итеп рәсмиләштергәндә төрле түләүләргә 50 процент ташлама ясау - болар барысы да кешеләрнең авылдан китүен туктатырга омтылу һәм җирдә эшләүчеләр санын арттыруга юнәлтелгән. Татарстанда бу проект бик актив тормышка ашырыла. Районда бу программаларда катнашырга теләүчеләрнең исемлеге төзелә башлады инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев