Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

77 нче сезон

19 октябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде. Яңа сезоны ачу тантанасы традиция нигезендә узган елга йомгак ясаудан, театрның үткәнен барлаудан һәм төрле номинацияләр буенча бүләкләүләрдән башланды. Театрда узган 76 сезон озак еллар баш режиссер булып эшләгән Мулланур Мостафин елы игълан ителү...

19 октябрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде.

Яңа сезоны ачу тантанасы традиция нигезендә узган елга йомгак ясаудан, театрның үткәнен барлаудан һәм төрле номинацияләр буенча бүләкләүләрдән башланды.

Театрда узган 76 сезон озак еллар баш режиссер булып эшләгән Мулланур Мостафин елы игълан ителү уңаеннан "Остаз" исемендәге премия булдырылган иде. Бу премия аның хезмәттәшләре шәкертләре РСФСРның атказанган артисткасы Нәсимә Жиһаншина һәм ТРның атказанган артисткасы Мөслимә Гарифуллиналарга бирелде. Залдагы тамашачыга Мөслимә ханымның видео язмасын күрсәттеләр. "Иң актив тамашачы" номинациясендә Раушания Титова һәм Хәмдия Батршинага бүләкләр тапшырылды. "Ә театр фанаты" номинациясенә АТП директоры Рамил Кәримов лаек булды, ул үз чиратында театрның 77 сезоны уңаеннан шушы санга тагы өч ноль өстәп 77 мең сум акча бүләк итәчәген вәгъдә итте. "Театр дуслары" номинациясендә Ильяс Гәрәев һәм Кадрәк авылы җирлеге бүләкләнде.

76 нчы иҗат нәтиҗәләре буенча Әбү Бәкернең "Буйдаклар" спектаклендә "Спектакльдә ансамбль" номинациясе белән Илдар, Илшат, Илгиз, Илдус рольләрен уңышлы башкарган өчен Илназ Хисмәтуллин, Илдус Хәлиуллин, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизов, шул ук спектакльдә Энҗе образын уңышлы башкарганы өчен "Спектакльдә характерны уңышлы ачу" номинациясе белән Әлфидә Теряева бүләкләнде. Шулай ук Ә.Гаффарның "Бер картлыкта, бер яшьлектә" спектаклендә Нәркис образын уңышлы башкарганы өчен "Уңышлы ввод" номинациясенә Илсинә Миңнемуллина, шул ук спектакльдә Искәндәр образын уңышлы башкарганы өчен "Беренче пландагы иң яхшы ир-ат" роле номинациясенә Ленар Миңнемуллин лаек булды.

76 нчы иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча иң күп спектакль (94) уйнаганы өчен Рифат Хафизов бүләкләнде.

Сезон буенча махсус призларга олпат артистлар Хафиз Хамматуллин, ирле-хатынлы Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар, Венера Нигъмәтуллина лаек булдылар.

Бүләкләүләрдән соң тамашачылар төрек язучысы Тунджер Жуже-ноглуның "Ташкын" спектаклен карадылар. Спектакль бик уңышлы килеп чыккан, тамашачылар артистлар уенын тын алмыйча да карап утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев