Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Актанышка сәяхәт

Күппрофильле яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлованың инициативасы белән, район башлыгы Рәсим Садыков, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Беспаловның бу башлангычны хуплавы белән, безгә дә Актанышка бару мөмкинлеге туды.

Хор өчен бу зур җаваплылык, әлбәттә. Акта­нышта мәдәниятнең югары үсеш алуын истә тотып, һәрберебез ничек кабул итәрләр икән, дип борчылды. Өстәвенә моңа кадәр районнан читтә чыгыш ясарга туры килмәгәнлектән, безне берникадәр курку, икеләнү биләп алды. Ләйлә Фәррахова һәм концертмейстер Евгений Лесагин җитәкчелегендәге халык хоры патриотик, лирик җырлардан, фольклор әсәрләрдән торган концерт программасын әзерләргә тотынды.

Менә ниһаять, салкын гыйнварның 26 сы көнне, ветераннар советы янына автобус килеп туктады. Моның өчен АТП начальнигы Рамил Кәримовка зур рәхмәтлебез. Район социаль яклау бүлеге на­чальнигы Татьяна Мясникова безне зур сәяхәткә озатып калды.

Безне бик җылы кабул иттеләр, килү белән чәй та­быны оештырдылар.

Концертыбыз да актанышлылар күңеленә хуш килде, хорның да күптәннән мондый алкышларга күмелгәне булмаган икән. Ике телдәге җырларны да яратып кабул итте халык. Үзе иҗат иткән шигы­ре белән чыгыш ясаган К.Обухова алкышларга лаек иде. М.Герасимова һәм Л.Фәррахова иҗат иткән Минзәлә турындагы җыр да репертуары­бызны баетып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X