Реклама
Җәмгыять
Актив җәмәгать эшчәнлеге
Күптән түгел башкалабыз Казанда - Татар дәүләт филармония бинасында ТР ветераннарының (пенсионерларының) иҗтимагый оешмаларының республика активы булды, анда республикадагы барлык районнарның да вәкилләре катнашты. Бу чараны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән әлеге оешманың республика советы рәисе оештырган иде. Биредә безнең районнан 13 кешелек делегация катнашты.
Ветераннар алдында ветераннарның (пенсио-нерларның) республика иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш ясады, биредә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, алдагы сайлаулар турында искәртеп узды. Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары хәрәкәтен үстерү буенча актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган өчен район ветераннар советы рәисе Павел Григорьевич Петровка Бөтенроссия ветераннарының иҗтимагый оешмалар советы президиумының Мактау грамотасы тапшырылды. Бәйрәм уңаеннан филармония сәхнәсендә республиканың атказанган сәнгать осталары көче белән зур концерт булды.
Әлеге чараны бар яклап та искитмәле оста итеп оештырганнар иде. Шушы мәһабәт филармония бинасында безне зурлаганнары өчен, шушы чарага баруны оештырганнары өчен район хакимиятенә, район башлыгы Рәсим Садыковка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шушы озын юлда безне хәвеф-хәтәрсез йөртеп алып кайтканы өчен АТП шоферы Разил Сугаеповка, АТП директоры Рамил Кәримовка да рәхмәтләребез барып ирешсә иде. Мондый сәяхәтләрнең соңгысы булмавына ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев