Реклама
Җәмгыять
Аларга кыюлык һәм тәвәккәллек
1972 елның шушы көнендә хөкүмәтара оешма буларак, Гражданлык Оборонасының Халыкара Оешмасы уставы гамәлгә керде. Ә Генераль Ассамблеянең 1990 елның 18 декабрендә узган 9 нчы сессиясендә ел саен 1 март көнне Бөтендөнья гражданлык оборонасы көнен билгеләп үтәргә дигән резолюция кабул ителде.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге халыкара оешмага 1993 елда кергән, оешманың даими секретариатында үз вәкилләре бар һәм төп чараларда актив катнаша. Европа һәм афро-азиат, шулай ук БДИ илләрен хезмәттәшлеккә чакыра.
Россия халкын яклаучы дәүләт оешмасының чишмә башы кайсы датадан башлана соң?
Һичшиксез, Германия гаскәрләренең һөҗүмгә күчеп, киң фронт белән Россия территориясенең эченәрәк үтеп кергән 1918 нче елның февраль аен да бу датага тиңләргә була. Шәһәр үзе һәм Петроград хәрби округы камалышта була. Германия авиациясе белән көрәшү өчен шәһәрдә һава һөҗүменә каршы оборона барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев