Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Альтернатива принципларында

Районыбызда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең башлангыч бүлекчәләрендә сәркатипләр сайлау альтернатив принципларда уза, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлекчәләре Советы, ревизоры яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. Шуларның берсе Чернышевский башлангыч бүлекчәсендә узды. Башлангыч бүлекчә әгъзалары сәркатип, Совет, ревизор сайлауга бик җаваплы карыйлар, районның иҗтимагый һәм сәяси тормышында партиянең ролен көчәйтү...

Районыбызда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең башлангыч бүлекчәләрендә сәркатипләр сайлау альтернатив принципларда уза, "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч бүлекчәләре Советы, ревизоры яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.
Шуларның берсе Чернышевский башлангыч бүлекчәсендә узды. Башлангыч бүлекчә әгъзалары сәркатип, Совет, ревизор сайлауга бик җаваплы карыйлар, районның иҗтимагый һәм сәяси тормышында партиянең ролен көчәйтү чараларын тәкъдим итәләр. Шушы бүлекчәдәге кебек үк, партия әгъзалары 50 кешедән арткан очракта, башлангыч бүлекчәләрдә Совет сайланып куела. Валентина Яковлева бертавыштан башлангыч бүлекчәнең сәркатибе, Лариса Карамова ревизоры итеп сайланып куелды. Шулай ук район отчет-сайлау конференциясенә дә делегатлар сайланды. Советның беренче утырышы узды, анда сәркатип урынбасары сайланды. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева партиягә керүнең хәзер катлаулана төшүен бәян итте, моның өчен башта партия яклы булырга кирәк, бары тик ярты елдан соң гына "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы булу мөмкинлеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев