Һаман бер тырмага басабыз яки Җәзасыз калган явызлык хакында
Сәүдә рәтләре янындагы бульвардан утыргычларның яртысын җимереп, яртысын урлап киттеләр дигәч, ышанмаган идем. Аңа хәтле фонтаннан аккан суда "крутой"ларның машина юдыруларын хәбәр иткәннәр иде. Әлеге ике очрак буенча бүгенгегә хәтле административ җавапка тартылучы турында да хәбәр килеп ирешмәде. Димәк, явызлык тагын җәзасыз калды.
Полицияне генә гаепләп булмый. Төнгә анда пост куя алмыйлар бит инде.Әмма вандаллардан, җәмәгать урыннарында вак хулиганлык кылучылардан котылу чарасын табарга вакыт. Моның өчен һәр җимерү очрагы җавапсыз калырга тиеш түгел. Хәзер "Хөрмәтле яшьләр, матурлыкны җимермәгез, үз артыгыздан җыештырып йөрегез", дип вәгазь сөйләп кенә котылып булмый. Теләсәк тә, теләмәсәк тә җир йөзендә яшәүчеләрнең интеллектуаль дәрәҗәсе түбәнәя бара. Техника заманасы үскән саен, кыргыйлана барабыз, бугай. Шул ук вакытта без беркайчан да Европадагы эчке культура дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.Анда законнарны хөрмәт итүче шәхес культы дистә еллар тәрбияләнде. Бездә ул һаман формалаша алмый. Хәер, Европа илләрендә чисталык кагыйдәләрен бозучыларны, хулиганлык кылучылар хакында законтыңлаучан гражданнар полициягә хәбәр итәләр. Ә бездә менталитет киресенчә - әйтсәң "стукачество". Менә шул Европа илләрендә хулиганнарга җәзә бирү белән беррәттән, профессиональ җыештыручылар да җитәрлек. "Чистота не там - где убирают, а там - где не сорят" дигән лозунгны авыл киномеханигы будкасында күргән идем. Ә икенче почмакта тәмәке төпчекләре һәм чүп аунап ята иде. Әйтәсе килгәнем шул, язу күзгә күренеп торса да, мәгънәсен югалта башлый. Әйтеп тору да шулай ук бер колактан керә, икенчесеннән чыга башлый. Шуңа салым яки коммуналь хезмәтләр өчен түләүчеләр акчасына җәмәгать урыннарында профессиональ җыештыручылар да тотылырга тиеш. Юкса, иртән урамнар җыештыручы берничә хатын-кыз гына шәһәрне чиста тота алмаячак.
P.S. Материал әзер булганда шимбәдән якшәмбе иртәсендә театр скверы янында менә шундый хәлгә тап булдык. Яшьләр төнлә "Пәри туе" үткәргәннәр. Ә җыештыручы бу тәртипсезлеккә район башлыгы игътибар иткәч кенә пәйда булды. Явызлык кылынды, җәза бирелмәде. Димәк, тәртипсез ял итүләр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев