Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җавапсыз карамыйк

Россия Эчке Эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе Росссия иминиятчеләре союзы булышлыгы белән агымдагы елның 3 ноябреннән 16 декабрена кадәр "Автокресло - балаларга!" дигән социаль кампания үткәрә. Ул балалар өчен махсус креслолардан файдалануны популярлаштыруга һәм балалар хокукларын яклауга юнәлдерелгән.

Балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң яклаучысыз катламы, аларның үз-үзләрен саклау инстинкты ныгып җитмәгән. Шуңа күрә балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары була икән, аларда фәкать өлкәннәр гаепле. Агымдагы елда безнең район юлларында да балалар катнашында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда 5 бала тән җәрәхәтләре алды.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, балалар өчен махсус креслолар алмаган һәм аларны алуны планлаштырмаучылар саны шактый арткан (39дан 70 процентка кадәр). Автомобильгә ия булып та, махсус креслолар алмаган ата-аналар балаларының гомеренә җавапсыз карыйлар дигән сүз. Бала тууга алына торган әйберләрнең иң мөһиме автокресло булырга тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, мондый җайланмалардан файдалану балалар арасында үлем очракларын 54 процентка, травмалар алуны - 76 процентка, авыр формадагы травмалар алуны 92 процентка киметергә ярдәм итә.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә 12 яшькәчә балалар бары тик автокреслоларда гына йөртелергә тиеш. Кагыйдәләрнең 22.9 пунктындагы таләпләрне сакламаганда (балаларны мондый креслоларсыз йөртү) РФ КоАПның 12.23 маддәсе 1 өлеше нигезендә 500 сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев