Авыл, мәктәп, гаилә бердәмлеге
Тулы бер авыллар Россия картасыннан юкка чыгып баралар. Росстатистика мәгълүматлары буенча соңгы елларда 17 мең авыл бушап калды.
Массакүләм эчкечелек, яшьләр миграциясе үсеше, аларның физик әзерлегенең түбән дәрәҗәдә булуы, авылның озак еллар дәвамында матди байлыклардан мәхрүм ителүе даими рәвештә курку, канәгатьсезлек, киләчәккә өметсезлек, үз-үзеңә түбән бәя бирүгә китерә.
Хөкүмәт яшьләрне авылда калдыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Яшь гаиләләр өчен йортлар төзелә. Гаилә фермаларын булдыру программасы старт алды. Соңгысы халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү, шулай ук өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге тудырыр дип ышанасы килә.
Торак проблемасы моңа кадәр өлкән буын - ата-аналар хисабына хәл ителсә, хәзер массакүләм хәерчеләнү сәбәпле, бу ресурс эшләми. Социаль һәм классик ипотека программалары - яшь белгечләргә һәм авылдагы яшь гаиләләргә торак төзү өчен реаль ысул. Калтак авылында бу эш актив төстә эшли, бу программа буенча йортлар да төзелде инде. Димәк, яшь гаиләләр авылда кала дигән сүз. Мәктәбебездә эшләүче педагоглар - Петраевлар гаиләсе дә торакка мохтаҗ. Аларның авылда калу-калмавы әлеге проблеманың хәл ителүенә бәйле. Авылда социаль проблемалар үсә бара, алар арасында иң әһәмиятлеләре - халыкның яшәеш, культура дәрәҗәсе төшү, гаилә-не һәм балаларны тәэмин итүдә авырлыклар, авыл халкының өметсезлеге, рухи байлыкларның һәм идеалларның бетә баруы.
Авыл картайганнан-картая бара. Күчеп кай-тучыларның яртысы - пенсия яшендәгеләр, интенсив җитештерү хез-мәтенә әзерлексез һәм яраксыз кешеләр. Ә авыл халкының табигый үсеше бик түбән. Авыр хезмәт авыл хатын-кызларының репродуктив сәләтләрен түбәнәйтә.
Әмма ничек кенә булмасын, авыл дәүләтнең төп көче булуыннан туктамый, чөнки ул иң мөһим функция башкара - халыкны туендыра. Ә мәдәни, рухи һәм физик тормыш үзәге булып мәктәп тора, аның бурычы телне, мәдәниятны саклап калу, җирнең чын хуҗаларын тәрбияләү. Халык мәкалендә юкка гына: "Кайда туган, шунда кирәкле булган", - диелми бит. Милли мәдәният дөньясы балаларга үз халкының әхлакый байлыкларын ача: хезмәт сөючәнлек, табигатькә һәм туган йортыңа мә-хәббәт, гаиләң, балалар тәрбиясе өчен җаваплылык хисләрен уята. Милли мәдәниятка мөрәҗәгать итү балага үзен төрле рольләрдә һәм эшчәнлектә сынап карарга мөмкинлек тудыра: җыр-бию, рәсем ясау, уйнау, кунаклар кабул итү, ризык әзерләү һ.б. лар аша баланы шәхес буларак төрле яктан үстерә, шулай ук үзара аралашу күнекмәләрен формалаштыра.
Гаилә һәм мәктәп - бердәм. Гаилә тулы булмаса, нишләргә? Көч-гайрәте ташып торган ир-егетләрнең лаеклы хезмәт хакы алу, якыннарын матди яктан тәэмин итү теләге белән туган якларын ташлап чит җирләргә чыгып китүе гадәти күренешкә әверелде. Шул рәвешле гомерләренең иң яхшы еллары туган йорттан, гаиләдән читтә уза да инде. Балалар исә әти игьтибарыннан, аның ягымлы карашыннан һәм тиешле таләпчәнлегеннән башка үсәләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев