Реклама
Җәмгыять
Авылны эшле итеп тотучы хуҗа
"Спецатоммонтаж" ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Салихов (1 нче рәсем) үз инвестицияләрен авыл хуҗалыгына салып, Богодаровка авылын саклап калуга зур өлеш кертә.
"Спецатоммонтаж»ның ярдәмче хуҗалыгы моннан 24 ел элек оешкан иде. Рөстәм Мостакимовичны бу хуҗалыкка 1988 елның август аенда ветеринар табиб булып эшкә Замир Зыятдинович Гобәйдуллин чакырган була. Рөстәм әфәнде аңа чаклы Мөслим районының Вахитов колхозында ветеринар участок табибы булып эшләгән. Ярдәмче хуҗалыкны оештыргач, ул заманда биш директор бер-бер артлы хуҗалыкны талап, бөлгенлеккә төшереп китеп баралар, Рөстәм шул вакытта дилбегәне үз кулына ала. Авыл таралу хәлендә була. Авылны саклап калырга кирәк, 5 коттедж 8 ай салына биредә. 1991 елда союз таркалгач, "Спецатоммонтаж"ның да ярдәме бетә. Ярдәмче хуҗалыкка үз көнен үзе күрергә генә кала. Ул вакытта 110 баш үгез симертәләр иде хуҗалыкта. Рөстәм аларны бетереп, "Урожайный" совхозы җитәкчелегеннән сыерлар асрау өчен ферма сатып ала. Акрынлап таналар җыя. Авыл халкы эшсез калмасын, төшенкелеккә бирелмәсен өчен ул тырыша. Моның өчен аңа күп чыгымнар түгәргә туры килә. Приватизация башлангач, хуҗалыкта эшләмәгән кешеләр дә өйне, коттеджны үзләренеке итәләр.
Бүген "Спецатоммонтаж" ярдәмче хуҗалыгында җир мәйданы 704 гектарга җитә, шуның 200 гектарында азык культуралары үстерәләр, калганында бөртекле культуралар игәләр. Көзге байлыклары мул булган, узган ел алар бөртеклеләр уңышын 39,7 центнерга җиткергәннәр.
- Иң башта орлыкчылык буенча эшкә игътибарны арттырдык, чәчү материалын алыштырдык, - ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Салихов. - Быел чәчеләчәк орлыкларның сыйфаты яхшы. Көз көне бөтен җирләрне эшкәртеп куйган идек.
Хуҗалыкта терлекчелекне үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев