Реклама
Җәмгыять
Бер кашык дегет
Соңгы көннәрдә шәһәр күзгә күренеп үзгәрә, төзеклеге, матурлыгы белән сокландыручы йортлар һәм ишегаллары саны арта бара. Әмма эшлисе эшләр дә күп әле.
Билгеле мәкальнең сүзләрен бераз үзгәртеп, урамдагы һәрбер йорт муенсадагы сәйләннәр кебек дияргә була. Йортларда никадәр тәртип булса, урамнар да шулкадәр чиста-пөхтә, шәһәр дә төзек булыр иде. Әлеге фикер күпчелек шәхси секторга кагыла. Әйтергә кирәк, башлыча шәхси йорт яннарын тәртиптә тота халык. Кечкенәләр дә җыештыра. "Безгә бит шушында уйныйсы, чиста булырга тиеш", - ди Иван Кочнев.
Әмма барысы да ал да гөл түгел шул. Үз территорияләре торышы белән кызыксынмаучылар да җитәрлек арабызда. Муса Җәлил тыкрыгында шәхси йортлар каршында ике катлы йорт бар. Юл аркылы гына буш контейнер тора, ә янәшәдә чүп-чар тулып ята. Шушы урамда яшәүче Геннадий Бубеков чүпне этләр тарата дип белдерде. Западная урамында йорт яннары чиста булса да, койма тирәсе чүпкә батып утыра.
"Без өлкән яшьтә булсак та, җыештырмыйча калган юк, ә менә күршедәге яшь гаилә бу турыда уйлап та карамый", - дип зарланды Галина Ильина.
Изыскательләр бистәсендә без күргән күренешне сүз белән аңлату мөмкин түгел. Шуның өчен дә шәхси һәм күпкатлы йортларда яшәүчеләрне кисәтеп, шуны әйтәсе килә: 25 апрельдән район адмкомиссиясе рейдлар үткәрә башлаячак. Төзекләндерүгә һәм йорт яны территорияләренең санитар торышына зур игътибар биреләчәк. Бу таләпләрне үтәмәгән гражданнарга штраф салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев