Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм булыйк

15 февраль көнне шәһәребезгә Татарстан Республикасы мөфтие Илдус Фәиз, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, районны кураторлык итүче Азат Хамаев, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин ки

Алар авыл җирлекләре башлыклары, авыл имам­нары, мөхтәсибләре һәм авыл ветераннар совет­лары рәисләре, авыллар­ның аксакаллары белән шәһәребезнең балалар иҗат йортында очрашып сөйләштеләр, фикер алыштылар. Әлеге сөй­ләшүдә район башлыгы Рәсим Садыков катна­шты.

Әлеге очрашуны Ил­дус Фәиз Коръән укудан башлап җибәрде. 2012 елны президентыбыз Р.Миннеханов ТРда тари­хи һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан итте. Без аны Коръән елы кысаларына керттек. 225 ел элек патшабыз Ека­терина II Коръәнне бас­тырып мөселманнарга бушлай тараткан. Коръән елын Аллаһы Тәгалә рәх­мәте белән үткәрәбез. Безнең халык бервакыт­та да Коръәннән аерыл­маган, Ислам динен ка­бул итеп цивилизацияле дәүләт төзегән. Баш мөф­ти динебезнең тарихи сы­наулар аша үтеп, бүген­гәчә рухи нур биреп яшә­вен, Ислам нигезләренең ныклыгын, халкыбызның дини тәгълиматны ихти­рам итеп, гасырлар бу­ена шуңа тугры булуын ассызыклады. Ул әлеге очрашуда катнашучылар­га мөрәҗәгать итеп халык белән эшләгәндә генә тормышның алга баруын дәлилләде.

Марат Гатин очрашуда катнашучыларны Мәүлид бәйрәме белән тәбрик- ләде. 90 еллар уртала­рында Египетка укырга баруын, 2000 еллар җит­кәч Россия дәүләтенең әкренләп аякка басуын, бердәм булып, бергә ат­ласак кына куелган мак­сатларга ирешербез, дип ассызыклады. Чын Ислам дине шәригать алга сөр­гән изгелек сыйфатлары­ның гәүдәләнеше дә, дус­лык, туганлык, татулык принциплары нигезендә тәрбияләү чарасы да. ТРда яшәүче халыклар арасында бөтен дини кон­ференцияләрне дә яклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә, бу исә респуб­ликабызда милләтара та­тулыкны, хезмәттәшлекне саклау мөмкинлеге бирә.

Район башлыгы Рәсим Садыков бу очрашуда авылларның алдынгы карашлы, тирән фикер йөртүче кешеләре җы­елуын, ТР мөфтиенең бер ел эчендә ике мәр­тәбә районга килүен әй­теп узды. Аксакалларга мөрәҗәгать итеп болай диде: халык белән тыгыз элемтәдә эшлисез, мә­четләребез бар, аларның ишекләре

һәрчак ачык булсын, аеруча яшь буын­ны үзләренә тартып тор­сын. леп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев