Реклама
Җәмгыять
Бергәлектә
Кече агробизнесны үстерү районда, шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала. Бу саннарда да ачык күренә. Райондагы 70 тән артык фермер хуҗалыгының 6 сы узган елда гына оешкан.
Фермерлар Мирзаһит Галиев һәм Инсаф Сәхәбиевның фермер хуҗалыгы соңгылар исәбенә керә. Алар икесе дә чыгышы белән Усай авылыннан. Мирзаһит заманында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйды: агроном, управляющий, Чаллыда директор булып эшләде. Шул ук вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының экономист-оештыручы бүлеген тәмамлады. Гомумән, ул кайда гына эшләмәсен, оста оештыручы булды. Ә Инсаф мәктәпне бетергәч авылда калып хуҗалыкта МТЗ-80 тракторында хезмәт куйды, алдынгы тракторчы булды. Бу ике уңган узган елның 10 октябрендә Галиев һәм 1 ноябрьдә Сәхәбиев үз КФХсын ача. Бизнес-планны яклыйлар.
Алар КФХ ачканчы да иркен яшиләр, авылда үзләре салган йортта торалар. Мирзаһит абый үз хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек тота, шуның берсе савым сыеры. Аның 27х9 размерында эшләнгән теплицасы бар, ул анда кыяр, поми дор үстерә, үзеннән артканын сата. Мал асрау өчен абзары иркен, быел абзарны тагы да зурайту өчен төзелеш материаллары кайтарткан. "Ике катлы абзар салырга уйлыйм, алдагы елларда мөгезле эре терлек санын 25 башка җиткерәм", ди фермер Галиев. Мирзаһитның фермер хуҗалыгы алып бару өчен Т-25, ДТ-75 чылбырлы тракторы бар. Сөрергә сабаны, печән чабу өчен КС-2,1 чапкычы, печән җыйгычы, печәнне алып кайту өчен арбасына
чаклы бар. Аның бакча участогы да шактый - 40 сутый, ул анда бәрәңге, төрле җиләк-җимеш агачлары, яшелчә үстерә. Ул әле үз хуҗалыгында 6 баш умарта тота.
Инсафның бер МТЗ-80 тракторы бар, аңа аның бөтен төр тагылма кораллары җитәрлек. Аның бакча участогы - 35 сутый, ул да анда төрле яшелчә, бәрәңге үстерә. Инсафның хәзер 10 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның икесе савым сыеры, калганнары үгезләр, алар симертүгә куелган. Инсаф быел да терлекләрнең баш санын 14 кә җиткерергә уйлый. Алар икесе дә малларын симертеп, суеп сатарга сәүдә челтәрләре белән килешү төзегәннәр.
КФХ оештыргач аның җире дә кирәк бит әле, алар үзләренең пай җирләрен алып быел эшкәртергә уйлыйлар. Икесенә 35 гектар пай җире тия. Бу ике фермер бергә кушылып, бергә эшләргә тели. Шул 35 гектарның 10 сында арпа, 10 сында күпьеллык үлән, калган 15 гектарына берьеллык үлән чәчеп, маллары өчен сенаж салырга ниятләре бар. Туган як басуларын тергезү теләкләре аларның күңелендә күптән йөргәнбула инде. Моның өчен алар үзләрендә көч-куәт барлыгын да тоялар.
Фермерлар елга үзләренең күпме суммада акча кертәчәкләрен дә сер итеп сакламадылар. Быел алар үз хуҗалыкларыннан 350 мең сум акча кереме алырга уйласалар, алдагы елларда алар бу санны 800 мең сумга җиткерергә исәплиләр.
Бу ике фермерның һәр көне хезмәт белән үтә. Әзерне генә көтеп ятмыйлар, һәрвакыт яңа идея, планнар белән эшлиләр. Алар әле үзләрен генә эшле итмичә, һәрберсе тагы берәр кешене дә эшле иттеләр.
Республикада "Эш башлаучы фермерларга 2012-2014 елларда ярдәм" программасы эшли башлады. Алар әлеге программа нигезендә терлекчелек тармагын үстерүгә өлешләрен кертүләренә шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев