Реклама
Җәмгыять
Безгә китап кирәкме?
Район үзәкләштерелгән китапханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елда шәһәр буенча 9300 китап укучы теркәлгән, шуларның 2700 е - үсмерләр исәбендә. Авылларга килгәндә, Тауасты Байлар, Югары Тәкермән, Иске Иркәнәш, Татар Мөшегесе, Хуҗәмәт авыллары халкы китапны иң күп укучылардан санала.
Күптән түгел күңелсез яңалыкка тап булдым: сораштыруларга караганда, илебездәге халыкның өчтән бер өлеше елына бер тапкыр да кулына китап алып карамый икән. Нигә кеше китап сүзенә колак салмый башлады соң? Чынлап та, ныклабрак уйлап карыйк әле, буш вакытны без ничек үткәрәбез? Җавап һәркемнең бертөрле яңгырар дип уйлыйм. Я каналдан каналга сикереп телевизор каршында утырабыз, я Интернет челтәрендә гизәбез. Һич булмаса, компьютерда "чәйнәп бирелгән" уенны чираттагы йөзенче тапкыр уйныйбыз. Болар, әлбәттә, китап укуны киметә, күп кешеләрнең тормышыннан ук китапны алып ташлый. Зәңгәр экранның кеше өчен тагын бер җиңел ягы бар - китаптан аермалы буларак, телевизор фикерләүгә бөтенләй урын калдырмый. Әзер мәгълүматны автоматик рәвештә кабул итәсе генә.
Тикшеренүләргә караганда, әле 5-6 ел элек кенә компьютер алдында студент егет һәм кызлар утырса, инде укучылар, хәтта башлангыч сыйныф балалары мониторга "ябышып катты". Ә бит китап укуга мәхәббәт нәкъ шушы яшьтә формалаша. Күп кенә балалар әдәби китап уку түгел, дәреслекне дә бары тик мәктәптә генә ача. Чөнки дәрестә бирелгән өйгә эшне шул ук Интернеттан гына эзләп табып, күчереп язалар. Монда нинди фикерләү сәләтен үстерү турында сүз булсын?
Гаиләдә әти-әни балага кече яшьтән китап укыса, бала үзе дә матур әдәбиятка тартыла. Ләкин мәсьәлә тагын да катлаулы икән - күп ата-ана үзләре дә китап укымый. Күп гаиләләрдә өйдә бөтенләй бер генә китап та юк. Сүзлек яки берәр язучының әсәрен сатып алганчы, "бушка акча әрәм итмәгән" ата-ана баласына кәрәзле телефонның соңгы моделен, я булмаса компьютер уены сатып ала.
Шулай итеп, нигә бүгенге яшьләр язуда бер сүздә өч хата ясый дип аптырасы да юк. Бүген югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр арасында дөрес итеп гариза да яза белмәгәннәр очрый. Хак-бәя этикеткалары, алтакталар турында әйтеп тә торасы юк. "Белеме булу белән мени, грамотасы булмагач" дигән әйтем монда бик урынлы.
Белгечләр билгеләвенчә, китапка "сыртыңны кую" фикер тарлыгына китерә. "Нәрсә укыйсың?" дип сорасаң, күпләрнең йөзендә гаҗәпләнүдән башка сүзсез җавап көт тә тор.
Ничек кенә булмасын, телевизор һәм компьютер беркайчан да китап әһәмиятенә ия булмады һәм булмаячак. Шуннан әйтегез инде, китап безгә кирәкме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев