Реклама
Җәмгыять
Бәхетле булырга ярдәм кирәк
Кичә социаль яклау бүлеге "Волонтер" иреклеләр үзәге белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм йөзеннән Халыкара гаилә көненә багышлап район Мәдәният йортында "Игелек яктысы" хәйрия акциясе уздырды.
Гаилә ул - әти-әни, балалар - баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Янәшәбездә бәхеткә төренеп, үзара аңлашып яшәүче гаиләләр бик күп. Алар һәр туган көнгә сөенеп, шатланышып гомер итә. Әмма язмыш дигәнең һәркемгә дә тигез карамый шул. Арада авыр тормыш хәлендә, ачы хәсрәт утын йотып, чарасыз калган гаиләләр дә юк түгел.
Нәбиуллиннар гаиләсе районыбызның Наратлы Кичү авылында яши. Зөлфирә ханым ялгызы ике бала үстерә. Улы Айнур Яр Чаллыда сәүдә-техник училищесында укый, ә кечкенә Айзирә Наратлы Кичү башлангыч мәктәбенең 1 сыйныфында белем ала.
Узган елның нояб-рендә Нәбиуллиннар гаиләсендә зур трагедия була - электр чыбыкларында килеп чыккан кыска ялганыш нәтиҗәсендә янгын чыгып, гаилә йорт-җирсез кала. Гаилә башлыгы Илнур Мулланур улы янгында һәлак була. Зөлфирә ханым үзе дә бик озак хастахәнәдә ята. Кечкенә Айзирә бу вакытта күршеләрдә яши. Бүгенге көндә гаилә авылдашларының дачасында тора, алга таба кая барырга, кемгә сыенырга? Зөлфирә барлык авырлыкларны җиңеп бара, рухын сындырмый, әмма аңа ялгызына бик авыр. Гаиләгә ярдәм кирәк.
Шушы авылда тагын бер гаилә бар. Әхияр Мадияров гаиләсе ул. Алар Раушания ханым белән бер ул тәрбиялиләр. Айнур Хуҗәмәт урта мәктәбе-нең 10 сыйныфында белем ала. Укытучылары аны тырыш, максатчан булганы өчен яраталар. Айнур - күпсанлы олимпиадалар, ярышлар призеры. Өстәвенә ул ел саен Татфондбанк оештыра торган "Авылның 100 сәләтле баласы" конкурсы призеры да әле. Әмма гаилә башлыгы һәм Айнур авыру булу сәбәпле, Раушания ханым эшли алмый, кадерлеләрен карый. Йортка ремонт кирәк, түбәне алыштырасы бар. Сәләтле баланың хыялы - компьютерлы булу, интернет аша дуслар табу, мәгълүмат дөньясында гизү.
Күпме гаилә - шулкадәр язмыш. Хисамовлар гаиләсе Яту авылында кечкенә генә йортта гомер кичерә. Өйгә газ кермәгән, утын ягып җылыталар, суны да китерергә кирәк. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә: 13 яшьлек Фернандо, 10 яшьлек Энҗе, алты яшьлек Юлия һәм ике яшьлек Дима.
Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр бит. Узган җәйдә балаларның әниләре Фәизә печән өйгәндә егылып умыртка баганасын зарарлый. Бу вакыйга аның тормышын икегә бүлә. Алты ай дәвамында Яр Чаллыда тернәкләнү курсын узганда балалар "Тургай" социаль приютында тәрбияләнәләр, кечкенә Дима балалар йортында була. Балалар бүген гаиләгә кайтарылган. Хуҗалык эшләрен башлыча тормыш иптәше Михаил башкара, балаларның өлкәнрәкләре дә йорт эшләрен башкарырга ярдәм итә.
Инвалид коляскасында утыручы Фәизә ханым күз яшьләре аша моңа кадәр кичергән бәхетле гаилә тормышы турында искә ала. "Балаларым кызганыч, алар хакына мин яшәргә, көчле булырга тиеш", -ди ул. Сабыйлары янәшәсендә, тормыш иптәше ярдәме белән ул рухын сындырмаска тырыша. Ана кеше үзе кебек мөмкинлекләре чикләнгән танышлары белән телефон аша аралаша. Интернетка тоташтырылган ноутбук булса, бәлки ул да мондый бәлагә тарыган кешеләр белән аралашыр, балаларының да танып белү даирәсе киңәер, аларга укуда ярдәм булыр иде.
Алкиннар гаиләсе шә-һәребезнең Роза Люксембург урамындагы күпфатирлы йортта яши. Тулы булмаган гаилә башлыгы Эльмира Илдусовна интернат-мәктәптә тәрбияләнгән ятим бала. Бүген ул дүрт яшьлек ике игезәк бала тәрбияли, Кызганычка каршы, Динара белән Данил икесе дә церебраль паралич авыруыннан интегәләр.
Яр Чаллы, Казан шәһәр-ләренең тәҗрибәле табиблары, "Умырзая" тернәкләндерү үзәге белгечләренең тырышлыгы белән Динара дүрт яшеннән үз аягында йөри башлаган. Киләчәктә аның мөстәкыйль йөри алуында өмет бар. Ә менә Данилның диагнозы катлаулырак. Әмма дәвалауның нәтиҗәсе юк түгел, бала башын тота башлаган, каршылык күрсәтү рефлексы бар. Язмыш кушуы буенча шундый авыр хәлдә калган Эльмира нарасыйларын тәрбияләргә үзендә көч һәм энтузиазм таба.
Дәвалау процедуралары барышында һәрчак балалары янәшәсендә булган ана үзе дә өй шартларында төрле күнегүләр, массаж ясарга өйрәнгән. Әмма уңай динамика булсын һәм нәтиҗәләр яхшырсын өчен тренажерлар кирәк. Ялгыз ананың аларны сатып алырга мөмкинлеге юк, әлбәттә.
Югарыда бәян ителгән гаиләләр язмышына сез дә битараф булмассыз дигән өметтә калабыз, хөрмәтле газета укучылар. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-17-72, 3- 17-40.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев