Реклама
Җәмгыять
Билгеләр илендә
Юл хәрәкәте иминлеге һәрчак игътибар үзәгендә. Узган ел районда балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды, нәтиҗәдә өч бала зыян күрде. Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында "Алтынчәч" балалар бакчасында "Яшел ут" республика конкурсының район этабы узды.
Уен-викторинаның төп геройлары - шәһәрнең тугыз бакчасыннан килгән икешәр уенчы иде. Һәр команда үз визиткасын тәкъдим итте. Уен барышында нәниләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә ярдәм итүче төрле конкурсларда катнаштылар - светофор макетын җыйдылар, инспектор сорауларына җавап бирделәр. Балалар мульфильм персонажларына да юл йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр: юлда ничек йөрергә, юл аркылы җәяүле кичүе аша гына һәм яшел ут янганда гына чыгарга кирәклеген кат-кат төшендерделәр.
Жюри әгъзалары - район мәгариф бүлегенең өлкән белгече Гүзәл Игнатьева, "ТРда юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программалары дирекциясе " ДУнең Минзәлә филиалы начальнигы Зөлфия Юсупова, ПДН инспекторы Сергей Кишевлар җиңүчеләрне билгеләде: 2 нче балалар бакчасы -I, 1 нче бакча - IIурынны алды, ә IIIурын 8 санлы балалар бакчасына бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев