Бәя ничек туа
Россиядә азык-төлеккә бәяләр арта. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, саннар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,9 процентка югарырак.
Июль аенда аракы һәм шикәр комының бәясе 1,1-1 процентка арткан. Бүген соңгысының бәясе 36-38 сумнар тирәсендә тирбәлә. Тавык ите - 0,9, бодай оны - 0,5, беренче һәм икенче сортлы бодай оныннан пешкән күмәчнең бәясе 0,4 процентка күтәрелгән. Минзәлә базарында йорт шартларында үстерелгән бройлер чебинең килограмммы 220 сум тора.
Карабодай, тары ярмалары арзанайган. Туңдырылган балык, сыр бәясе 0,1 процентка кимегән, яшелчәләрнеке арткан. Аерым алганда, кишер, суган бәясе 2,5-2,8 процентка үскән - бүген суганның килосы 25-26 сум, кишернеке -20- 22 сум булса, кәбестәнеке тагын да югарырак - 30 сум. Сарымсакның бәясе ни өчендер беркайчан да төшми дияргә була - килосы 150 сум, баллы борычның бәясе дә югары - 35-40 сум.
Җитештерүчеләрдән сатып алу бәяләре җәй көне шактый кимесә дә, халык яратып ала торган сөт продуктларына бәяләр элеккечә кала. Онга бәяләр беренче тапкыр июнь аенда артты - 14 сумнан 18 сумгача күтәрелгән иде. Бүген "Аверс" кибетендә "Макфа" сортлы 2 кг лы он 65(!) сум тора. Июль аенда китерелгән югары сортлы онның килосы 21 сум булган.
Күмәртәләп алучыларга икмәк ризыклары бүгенге бәядән җибәрелә икән, икмәк-булка эшләнмәләре җитештерүче предприятиеләр хезмәткәрләргә хезмәт хакын да, салымнарны да түли алмаячак. Чимал сатып алуда да кыенлыклар булачак. Бу исә предприятие эшчәнлеген туктатуга китерәчәк. Җитештерүчеләр фикеренчә, бәяне 3-10 процентка арттырырга кирәк.
Безнең республикада да ашлык алдан фаразланганча түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, быел тулаем җыем 3,4 миллион тонна чамасы булыр дип планлаштырыла. Аграр министр Марат Әхмәтов фикеренчә, август аенда социаль бәядән сатылучы ипигә бәя артмаячак. Ай дәвамында күрше төбәкләрдәге вәзгыятьне өйрәнеп, ипи бәяләренә җентекле мониторинг уздырылачак.
Белгечләр ипи бәясе генә түгел, ашлыкка бәя арту иткә дә йогынты ясарга мөмкин, диләр. Иткә бәя арту декабрь - гыйнвар айларында күзәтелергә мөмкин. Бүген исә сыер итен 230 сумнан, дуңгыз итен 170-185 сумнан саталар. Чагыштыру өчен - Чаллыда сыер итенең килограммы - 260-270 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев