Реклама
Җәмгыять
Чисталык – матурлык нигезе
Соңгы елларда шәһәребездә иске тупылларны, Америка өрәңгеләрен кисү буенча эш актив бара. Алар урынына башка затлырак агачлар утыртыла.
Газоннар, чәчәк клумбалары булдыру белән шәһәрнең матурлануы хакында узган ел бик күп яздылар. Бу дөрестән дә шулай. Шушы матурлыкка карыйсың да, күңелләр шатлык белән тула. Мин үзем дә чәчәкләр үстерәм. Әмма узып баручылар аларга карап сокланудан мәхрүм. Ник дигәндә, алар каршындагы территориядә әрем, әрекмән һәм башка чүп үләннәре "шаулап" үсә. Йортыбыз каршында дистә елга якын Айбашевның кибет конструкциясе торды, ә МСО таркалу белән, кибет тә төзелмәде. Конструкция торганда, үзем аның янын чабып, чүп үләннәреннән арындыра идем. Өч ел элек әлеге конструкцияне сүттеләр, территория янына грунт, ком китереп аудардылар. Хәзер бу урын чүп үләненә батып утыра бирә. Үләнне чабу, җыештыру кыенлашты.
Хөрмәтле редакция! Безнең урамда тәртип булдырырга ярдәм итсәгез иде. Һич булмаса, коймалап куйсыннар иде, юл читен үзебез җыештырыр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев