Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

... Чыгарып куяр юлына

Түбән Тәкермәндә күп функцияле мәдәният үзәге кулланылышка тапшырылды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл клублары төзү программасы нигезендә булдырылган. Шунда ук ФАП та урнашкан. Мондый бинага ия булу тәкермәнлеләрнең күптәнге хыялы иде. Бәйрәмгә олы кунаклар килүе авыл халкы өчен икеләтә шатлык булды. Тәкермән әбиләре «Үзебезнең Рәсим» дип кочаклап та алдылар...

Түбән Тәкермәндә күп функцияле мәдәният үзәге кулланылышка тапшырылды.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл клублары төзү программасы нигезендә булдырылган. Шунда ук ФАП та урнашкан. Мондый бинага ия булу тәкермәнлеләрнең күптәнге хыялы иде. Бәйрәмгә олы кунаклар килүе авыл халкы өчен икеләтә шатлык булды. Тәкермән әбиләре «Үзебезнең Рәсим» дип кочаклап та алдылар район башлыгын.

Түбән Тәкермәндә клуб 1963 елда таштан салынган булган. Моннан 4-5 ел элек, әлеге клубның фундаменты нык булмау сәбәпле, стеналары аерыла башлаган һәм аны авария хәлендә дип ябып та куйганнар. Бу авыл халкы әлегәчә клубсыз яшәде. Һәм менә быел авыл клублары төзү программасы нигезендә районда иң беренче булып Түбән Тәкермән авылында 300 урынга исәпләнгән Мәдәният сарае төзелде. Тәкермәнлеләр өчен мондый зур клубка ия булу күктән төшкән бәхет ул. Шунда ук ФАП һәм 50 абонентка исәпләнгән элемтә узелы урнашкан.

Клуб ачу тантанасында район башлыгы Р.Садыков чыгыш ясап болай диде:

- Өч ел элек бу авылда картлар ашында бер апа безгә клуб кирәк дип әйткән иде. Менә быел ТР Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан махсус программа нигезендә клуб төзү өчен акча бүлеп бирелде. Клубны май аенда "Лига" ҖЧҖ төзүчеләре төзи башлады, алар аны 15 октябрьгә төзеп бетереп тапшырырга вәгъдә бирделәр. Бу авылда 160 йорт бар. Авыл халкына бәйрәм итәр, сөйләшеп утырыр, биер өчен урын бар, хәзер эшләргә эш булсын. Бүген иң беренче булып сезнең авылда клуб ачабыз. Әлеге клубны төзүчеләргә район башлыгы Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырды.

Азат Хамаев үз чыгышында бүгенге көндә республикадагы авыл халкы өчен күп нәрсәләр эшләнүен, юллар, мәктәпләр, ФАПлар салынуын билгеләп үтте. Ул шулай ук гореф-гадәтнең, мәдәниятнең дә авылларда саклануына басым ясады.

"Лига" ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степанов авыл халкына бәйрәм кәефе теләде, әлеге бинаны саклап тотарга кушты.

Авыл халкы исеменнән Зөлхидә ханым клублар төзү программасына беренче булып Түбән Тәкермән авылы клубын төзергә керткән өчен Рәсим Садыковка рәхмәтен җиткерде. Ул бу клубның балаларга, яшьләргә, картларга кирәклеген, клуб тәрбия үзәге булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Ул үз чыгышында татар халык мәкале аша әлеге объектларны ачуга кагылышлы бик тирән мәгънәле сүзләр әйтте: "Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына". Чыннан да, әлеге объектлар ачылу авыллар өчен олы вакыйга, халык өчен бик кирәк алар.

Клубны ачканнан соң авыл, район үзешчәннәре халыкка концерт куйдылар.

Бу атнада ачылган социаль-мәдәни объектларның авылларга ямь, нур биреп торачагына, яңа сулыш өрәчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев