Декларацияләрне – үзвакытында
Агымдагы елның 1 гыйнварынна декларация кампаниясе старт алды. Әгәр дә сез узган елда өстәмә керем алгансыз икән, салым органына керемнәр турында 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга онытмагыз.
2011 ел өчен декларацияне тапшырырга тиешле затлар:
- 2011 елда күчемсез милек (торак йортлар, фатирлар, дачалар, җир кишәрлекләре, шулай ук милек өлешен), транспорт чаралары һәм башка милек сатудан керем алучы гражданнар (милек кимендә 3 ел гражданнар хосусыйлыгында булган очракта);
- фатирын (йорт, дача һ.б.), автомобилен, гаражын һәм башка мөлкәтен арендага тапшырудан керем алган гражданнар;
- салым агенты булмаган физик затлардан гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча башкарган эшләре өчен бүләкләнгән гражданнар;
- башка керем алганда салым агенты тарафыннан НДФЛтотылмаган гражданнар;
- лотерея, тотализатор һәм тәвәккәллек таләп итүче башка отыш алган гражданнар (шул исәптән уен автоматларыннан файдаланган өчен);
- безнең илдән читтәге чыганаклардан керем алучы гражданнар (РФның салым резидентлары);
- физик затлардан бүләккә күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр, өлешләр, пайлар алучылар (гаилә әгъзаларыннан һәм якын туганнардан тыш);
- фән, әдәбият, сәнгать әсәрләре авторларының, шулай ук файдалы модельләр һәм сәнәгатъ үрнәкләрен уйлап чыгаручы авторларның варисларына (хокук күчемлегенә ия булучыларга) бүләк рәвешендә түләнгән керемнәр алучы гражданнар.
Традиция буенча үз керемнәре хакында түбәндәге затлар исәп тотарга тиеш:
- махсус салым режимын кулланмаучы шәхси эшмәкәрләр;
-шәхси рәвештә эшләүче нотариуслар;
- адвокатлык кабинеты булдырган адвокатлар.
Физик затларның керемнә- реннән түләнергә тиешле салым суммасын салым түләүче мөстәкыйль рәвештә башкарырга тиеш. Салым түләүче салым суммасын билгеләгәндә алынган керемне милек чигерүләре суммасына киметергә хокуклы. Чигерү күләме милек төренә һәм аның салым түләүче хосусыйлыгында булу срогына бәйле.
Аерым алганда, әгәр дә салым түләүче өч елдан ким булмаган хосусыйлыктагы торак йортын, фатирын, бүлмәсен (приватизацияләнгән торак биналарны да кертеп), дачасын, бакча йортын, җир кишәрлеген яисә күрсәтелгән милектәге өлешен сата икән, чигерү сатудан алынган суммада, әмма 1000000 сумнан ким булмаган күләмдә билгеләнә. Башка төр милек сатылганда (транспорт, торак булмаган бина, металлолом һ.б.лар), чигерү гомуми суммада 250000 сумнан арта алмый.
Әгәр дә югарыда күрсәтелгән милек салым түләүче хосусыйлыгында өч елдан артыграк булган икән, бу очракта салым органына декларация тапшырылмый.
Декларацияне билгеләнгән срокларда тапшырмаган өчен шушы декларация нигезендә аны тапшырырга тиешле тулы яисә тулы булмаган ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5 проценты күләмендә, әмма күрсәтелгән суммадан 30 процентка артмаган һәм 1000 сумнан ким булмаган күләмдә штраф түләтү каралган.
Декларация тапшыру өчен кирәкле документлар:
-гариза һәм салым чигерүләре хокукын бирүче барлык документлар (әгәр андыйлар булса);
- килешүне раслаучы документларның күчермәләре;
- паспорт, ИНН күчермәләре.
Исегезгә төшерәбез, декларацияне 2012 елның 2 маеннан соңармыйча тапшырырга кирәк, исәпләнгән салымны түләү - шушы елның 16 июленә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8552)74-70-01,74-70-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев