Реклама
Җәмгыять
Еллык эшкә йомгак ясалды
РФ Пенсия фондының ТРбүлеге Минзәлә һәм Мөслим районнары идарәсе утырышында яңгыраган 2011 ел эшчәнлеге йомгаклары.
Идарә 16014 (Минзәлә 9111), (Мөслим 6903) пенсионерга хезмәт күрсәтә. Шуларга барысы 2011 елда 1546 млн сум пенсия түләнгән, бу 2010 ел белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк.
Узган хисап елында уртача пенсия 599 сум 92 тиенгә күтәрелгән.
2012 елның 1 гыйнварына Минзәлә районында уртача пенсия 7408 сум 99 тиен, Мөслим районында 7239 сум 38 тиен тәшкил итә.
Идарә пенсияләрне 10 көн эчендә билгели, бу күрсәткеч буенча ул республикада беренче урынны били. Идарә хезмәткәрләре клиентларның документларын алып, аларны 40 минут эчендә кабул итеп, тикшереп җибәрәләр.
Минзәлә районы буенча 196 млн сум, Мөслим районы буенча 123 млн сум күләмендә үзфинанслау иминият кертемнәре кергән.
Финанслауда дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча агымдагы елның 1 гыйнварына ике район халкының нибары ике проценты - 1216 кеше (Минзәлә - 640, Мөслим - 576) программага кушылу турында гариза тапшырган. Бу программа, югыйсә, 3 ел эшли инде, ә республика буенча бу программада 4,4 процент кеше кушылу турында гариза биргән.
Хезмәт коллективларында 161 тапкыр очрашулар оештырган. Алар уку йортларына барып, 113 мәртәбә чыгыш ясаган, оешма-предприятиеләрнең кадрлар хезмәткәрләре белән 19 семинар-уку уздырган.
* * *
Ана капиталы өчен идарә буенча 2007 елдан бирле 1660 граждан дәүләт сертификаты алган. Соңгы 2011 елда ана капиталын алу өчен Минзәләдән 173, Мөслимнән 146 гариза кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев