Реклама
Җәмгыять
Эмоциональ ару синдромын ничек җиңәргә?
Күптән түгел генә бер танышым миңа үзенең проблемалары хакында болай дип сөйләде: "Кайбер чакларда яраткан эшемә барырга һич аяк тартмый. Озакка сузылган бәйрәмнәрдән соң эшкә үземне мәҗбүр итеп кенә барам. Бу нәрсәгә шулай икән? Бөтен нәрсәгә ачу килгән төсле. Шушындый халәттән һәм һөнәри стресстан ничек котылырга", диде ул.
"Мин сиңа табиб та, психолог та түгел, хастаханәгә бар. Даими эшкә чумып утырасың, эштә арыганлыктыр. Ял көннәрендә көннәр ничек матур торды, чаңгыга да чыгып кермисең бит", дип аңа үз фикеремне белдердем. Шулай дисәм дә, аның бу хәле мине дә борчыды, нигә алай икән соң дип бу хакта уйланып йөрдем. Көннәр үтә торды, аннары тормыш мәшәкатьләре белән бу турыда онытып та җибәргәнмен. Ләкин шушы көннәрдә газета караштырып утырганда бер табибның киңәшләренә күзем төште. Бу хакта әлеге танышыма да сөйләдем. Бәлки, әлеге табибның киңәшләре газета укучыларыбызга да кызыклы булыр.
"Гадәттә, мондый хәл эмоциональ арыганлык синдромы булганда күзәтелә. Бу организмның психологик саклану механизмы, мондый халәттә кайбер психологик травма рәвешендәге тәэсирләргә җавап бирү эмоциясе тулысынча яки өлешчә сүнә. Еш кына мондый синдром һөнәре актив аралашу белән бәйле булган кешеләргә: педагогларга, табибларга, тәрбиячеләргә, социаль хезмәткәрләргә, журналистларга хас. Эмоциональ арыганлык процессы әкренләп күзәтелә, ягъни ул
БЕРЕНЧЕфаза эмоциональ арыганлыкның көчәюе - үз- үзеңнән канәгать булмау, үзеңне почмакка куып керткәннәр кебек хис итү, депрессия тою.
ИКЕНЧЕфаза - эмоцияләрне экономияләү симптомының тотрыклы чагылышы. Кеше ситуацияләргә карата эмоциональ тойгыны "телим-теләмим" дигән принциптан чыгып "көйли". Бу еш кына эмоциональ чыгымнар таләп итүче бурычларны җиңеләйтергә яки кыскартырга омтылуга китерә.
ӨЧЕНЧЕфаза ару - кеше эмоциональ яктан үзенең тирәлегендәгеләргә ярдәм итә, ул кемнеңдер хәленә керә, аның борчуларын уртаклаша алмый. Анда кызып китүчәнлек, хәтер калучанлык, дорфалык күзәтелә. Әкренләп эш автомат рәвештә башкарыла башлый. Һөнәри эшчәнлек өлкәсеннән эмоцияләр тулысынча диярлек чыгарыла. Әгәр эмоциональ арыганлык арта бара икән, төрле авырулар, бигрәк тә йөрәк һәм нерв системасы белән бәйле авырулар пәйда булырга мөмкин.
Нәрсә эшләргә соң? Мондый хәл булмасын өчен стрессны җиңү буенча түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
1.Бар эшне дә берьюлы эшләргә тырышмагыз.
2.Ял турында онытмагыз. Бертөрле эш кешене алҗыта. Ял итеп алу көчне һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
3.Вакыйгаларның һәм кеше- ләрнең яхшы якларын гына күрергә тырышыгыз.
4.Әгәр нинди дә булса күңелсез эш яки сөйләшү көтелә икән, аны яңаданга калдырмагыз.
5.Әгәр кайсы да булса эшегез барып чыкмый икән, аның уңай якларын күрергә тырышыгыз. Уңышсыз вакыйгаларны һәрчак исегезгә төшереп тормагыз. Үзегезнең көчегезгә ышанычыгызны сакларга тырышыгыз.
6.Теләсә нинди эшкә тотынганда алдыгызга реаль максат куегыз. Куйган максатыгызга ирешкән очракларда үзегезгә ошаган кызыксындыру чаралары кулланыгыз.
7.Башкаларга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев