Реклама
Җәмгыять
Эшләреннән канәгать калдылар
Күптән түгел ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзорның) ТР буенча идарәсе вәкилләре - җирләр контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Флүр Фаррахов, орлык контроле бүлегенең эксперт-белгече Назыйм Сәхәбетдинов, эксперт белгечләр - Зөбәер Солтанов, Әнәс Гумеров Минзәлә районында булып киттеләр.
Әлеге вәкилләр башта Минзәлә дәүләт ат конюшнясын тикшерделәр. Алар анда базаны, складларны карап чыктылар, бухгалтерия документлары белән таныштылар. Складларда бернинди химикатлар, пестицидлар, ашламалар юк. Гомумән, Минзәлә дәүләт ат конюшнясы химикатлар, пестицидлар кулланмый, ашламаны да заводтан алып кайту белән басуга кертә. Ә менә ремонтланган тырмаларның сыйфаты начар, тешләре төрле якка карап тора.
Монда атлар яхшы шартларда тәрбияләнә, малкайларга ашарга азык җитәрлек күләмдә бирелә. Ат конюшнясы карамагында 216 гектар җир исәпләнә, шуның 139 гектарын күпъеллык үлән, 50 гектарын бодай били, 25 гектар җир ел саен парга калдырыла. Биредә бодай орлыгын Тукай районыннан алып кайтып чәчәләр, орлык буенча Назыйм әфәнде үз киңәшләрен бирде. Атларга ике елга җитәрлек күләмдә азык тупланган. Күпьеллык үләннәрнең һәр гектарыннан 25 шәр центнер печән җыеп алынган. Аннары без Әтрәкле авыл җирлегенә юл тоттык.Бу җирлеккә 7 авыл карый, биредә барлыгы 1219 кеше яши. Җирлектәге халык белән чүпләрне җыю, утильләштерү өчен килешү төзелгән. Минзәләдән икенчел чималны килеп алып китәләр. Киләчәктә пластик шешәләр, пыяла шешәләрне аерым җыю өчен халыкка пакетлар таратып бирергә планлаштыралар. Гомумән, җирлектә икенче чималны җыю буенча зур эш башкарырга уйлыйлар. Авыл җирлеге территориясе чикләре билгеләнмәгән, җирләрне регистрацияләүнең кадастр номерлары күрсәтелмәгән, аларны эшләп бетерәсе бар, ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизьянов. Инспектор Флүр Фәррахов авыл җирлеге башлыгына җирдән нәтиҗәле файдалану буенча үзенең төпле киңәшләрен бирде. Җирлектә 4 гаилә фермасы төзелгән, шуның икесе дуңгызчылык буенча эшли. Алар фермерлар Илдус Миңнегулов, Айдар Исламов белән әңгәмә үткәрделәр, әлеге фермерларга Африка чумасын булдырмас өчен эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр, дуңгызларны ябык режимда саклауны мәҗбүри итеп куйдылар. Җирлектәге биотермик чокыр моннан 3 ел элек төзелгән, әле ул җирлек карамагына тапшырылмаган. Аның тирәнлеге 9 метр тәшкил итә, капкасы бар, тирә ягы койма белән әйләндереп алынган. Ветеринария таләпләре буенча биотермик чокыр икәү булырга тиеш. Терлек үләксәләрен башта берсенә 3 ел салырга, аннары икенче чокырга салырга кирәк. Биотермик чокырларга терлек үләксәләрен 50х50 см зурлыкта тураклап салырга кирәклеген дә әйтте белгечләр. Шулай ук биотермик чокыр янына баручы юл каты түшәмәле булырга тиеш, әлеге кагыйдә үтәлмәгән, койманың биеклеге дә ике метр булырга тиеш, биредә ул 1 м 30 см дан артмый. Калган таләпләр буенча биотермик чокыр ГОСТ таләпләренә җавап бирә. Россельхознадзор инспекторлары авыл халкыннан сөт җыю, лейкозлы, туберкулезлы сыерлар, бруцеллозлы малларны тикшерделәр, сукбайлыкта йөрүче этләр барлыгы белән дә кызыксындылар.Шулай ук шәхси йортлардагы малларны язгы, көзге прививка, вакцинация һәм диагностик тикшерү графигы белән таныштылар. Җирлектә себер түләмәсе бармы, юкмы икәнлегенә ачыклык керттеләр.
Гомумән алганда, тикшерүчеләр җирлектәге эшләрдән канәгать калдылар, җирлектә эшләрнең уңай баруына инандылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев