Реклама
Җәмгыять
Гаебен таныды
Күптән түгел Тукай районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Р.Шакиров балигъ булмаган С.дан физик көч кулланып 2000 сум күләмендә акча алу факты буенча җинаять эшен кузгатты.
Гр. А. гыйнвар аенда С.дан 2000 сум акча таләп итә, әмма соңгысы акчаларны үзвакытында бирмәгән өчен С.га карата физик көч куллана. Алдан тикшерү барышында А.ның моңа кадәр дә балигъ булмаган Л.дан физик көч кулланып акча таләп итүе һәм 1000 сум күләмендә акча алуы ачыкланган.
Әлеге ике факт буенча да эш берләштерелеп кузгатылды, гаепләнүче үз гаебен таныды. А.га карата җинаять эше район судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев