Реклама
Җәмгыять
Гомерем заяга узмады
Вакыт дигәнең аяусыз. Без чиксез горурлык һәм рәхмәт хисләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннары дип атаган каһарманнар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Шундый батыр йөрәкле затларның берсе - якташыбыз Николай Алексеевич Попов. Бу көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Николай Алексеевич актив җәмәгать эшлеклесе буларак танылган шәхес. Ул районыбызның Мәлкән авылында туган....
41 нче елны Кызыл Армия сафларына алына ул. Хәрби комиссариаттан үзе белән берничә егетне һава-десант гаскәрләренә алалар, комиссияне алар Бондюг шәһәрендә уза. Энгельс шәһәрендә ай ярым курсларда укыганнан соң, 19 яшьлек солдатны Мәскәүгә җибәрәләр. Биредә ул парашют, самолет төзелешен өйрәнә, беренче тапкыр парашюттан шунда - Тушино аэродромында сикерә, дүрт килодан артык авырлыгын югалта. "Ул чагында бер тапкыр сикергән өчен 25 сум бирелергә тиеш иде, әмма акчалата бирмиләр, лотерея билеты алырга кушалар иде", - дип көлә ветеран.
Сталинград янында каты сугышлар бара. Гвардия сержанты званиесендәге яшь солдат та Ростов-Дон юнәлешендә хәрәкәт итә. "Безнең артиллерия арт-хәзерлек узуга, һөҗүмгә күчтек. Каты бәрелешләр вакытында сугыш кыры мәетләр белән тулы иде, әмма без фашистларга бирешмәдек", - ди Николай Алексеевич. Нәкъ шул чагында ул "Сугышчан батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Унбиш көннән соң аңа шундый ук тагын бер медаль тапшырыла. Әмма каты сугышлар вакытында аягы яраланып, яшь сугышчы ярты ел Әстерхан шәһәрендә госпитальдә ята. Аннан соң ул Красноармейск шәһәренә җибәрелә, зенит артиллериясе командиры итеп билгеләнә. Шушы чорда "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.
Җиңүне солдат Эстониядә каршылый. Сугыш бетеп бер ай узганнан соң, туган якларына әйләнеп кайта. Гомере буе ул Дыреевка авылында яши. Туган колхозында терлекче, рәис, парторг булып эшли. Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Бакчачылык белән шөгыльләнә, мунча буралары әзерли.
Ел ярым элек "Ветераннарга - торак" программасы буенча Николай Алексеевичка Нефтяниклар бистәсендә йорт бирелә. Ул бүген дә шунда кызы Галина тәрбиясендә гомер итә.
Элеккечә җәһәт адымнар атлый алмаса да, утны-суны кичкән ветеран саф һавага, кояш җылысына, кошлар сайравын тыңларга чыга. Кызганыч, тыныч күк йөзен генә күрә алмый, берничә ел элек каһарман сугышчы сукырайган. Өлкән яшьтә булуга да карамастан, тормышка мәхәббәте зур, гомерем заяга узмады, ди ул. Башкача булуы да мөмкин түгел, кайгыртучан кызы, онык- оныкчыклары янәшәсендә гомер итә бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев