Реклама
Җәмгыять
Хатын-кызларга җомга көнен кыскартырлар
Россиядә җомга көнне хатын-кызларга кыскартылган эш көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар. Иҗтимагый палата әлеге фикер белән кызыксына башлаган инде. Федерация Советы Комитетының социаль сәясәт буенча рәисе Валерий Рязанский фикеренчә: "Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бан икән, нигә аны тормышка ашырмаска. Хатын-кызлар өчен катгый эш графигы авырга туры килә. Шуңа да алар...
Россиядә җомга көнне хатын-кызларга кыскартылган эш көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар.
Иҗтимагый палата әлеге фикер белән кызыксына башлаган инде. Федерация Советы Комитетының социаль сәясәт буенча рәисе Валерий Рязанский фикеренчә: "Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бан икән, нигә аны тормышка ашырмаска. Хатын-кызлар өчен катгый эш графигы авырга туры килә. Шуңа да алар өчен сыгылмалы график кулайрак булыр иде. Без бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез. Бу хезмәт кодексына каршы килми",-ди ул. Әлеге тәкъдимне җиткерүчеләр бигрәктә күп балалы аналарга өйдәге вак-төяк эшләрне башкару, балаларны тәрбияләү, аларга тиешенчә белем бирү өчен өстәмә вакыт кирәк. Балалар да әниләренең ярдәмнәренә мохтаҗ. Хатын-кызларның җомга көннәрендә булса да өстәмә буш сәгатьләре булса, күп проблемалар хәл ителер иде,-дип саныйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев