Реклама
Җәмгыять
Хезмәт юлың озын булсын
Бүгенге заманда өлкән яшьтәге кеше дөньялыктан туйган, тормыштан арган, үз эченә бикләнгән пассив кеше түгел. Пенсионерларның бер өлеше әле дә кирәкле, әле дә сафта
"Лаеклы ялда булып та, яңадан эшкә чыгуыгызга нәрсә этәргеч бирде?" - дигән сорауга пенсионерлар болай дип җаваплады:
Любовь Анатольевна Титова, халык мәгарифе отличнигы:
- Яшем буенча мин 2001 елда лаеклы ялга чыгарга тиеш идем, чынлыкта исә бары тик 2008 елда гына авыл хуҗалыгы техникумыннан пенсиягә чыктым (ул чагында шулай уйлаган идем). Өч ел сәламәтлегемне ныгыту өстендә эшләдем. Бу чорда педагогик эшчәнлектән аерылып тордым дип әйтү дөрес булмас, әлбәттә. Үземә мөрәҗәгать итүчеләрне - шәһәр урта мәктәпләрендә укучыларны - БДИга әзерләдем. Узган елның 1 сентябреннән тулысынча сәламәтләнеп, авыл хуҗалыгы техникумының агрономия, автомеханика, бухгалтер белгечлекләрен үзләштерүче 1 нче курс студентларына рус теле һәм социаль психология фәннәрен укыта башладым. Өч ел өзеклектән соң эшкә чыгуымның сәбәбенә килгәндә, иң беренче чиратта укытучыларга мохтаҗлыкны атар идем: техникум җитәкчелеге ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, каршы килмәдем, бераз акча эшләү дә комачау итми, әлбәттә. Әмма монысы - тышкы сәбәпләр генә. Ә сәбәпләр тирәндәрәк: мин балачактан сүзнең тылсымлы көченә гашыйк, күп укыдым, бүген дә укыйм. Сүзнең илаһи көчен, матурлыгын, барлык нечкәлекләрен бары тик уку барышында гына аңлыйсың. Укучыларда һәм студентларда мин һәрчак сүзгә сак караш тәрбияләргә тырыштым, аны сөйләмдә дөрес һәм грамоталы итеп кулланырга өйрәттем. Чынбарлык исә тискәре мисаллар белән тулы: яшьләребез сүгенә (өстәвенә кайчак кызлар егетләрне уздыра), сөйләмнәре чүп сүзләр белән тулы. Димәк, рус теле укытучысына һәрчак эш бар дигән сүз. Гәрчә бүгенге яшьләр аз укып, күп вакытларын интернетта утырсалар да (дәрестә күбесенчә үзеңә көч куярга туры килә бит), үзеңне кирәкле итеп тою, тормыш казанында, яшьләр арасында кайнау - болар барысы да күңелгә рәхәт. Эш бик җаваплы, чөнки 1 нче курс укучыларын имтиханга әзерлисе бар. Яшь буын белән аралашып, тормыш тәҗрибәмнең тәрбияви көчен дә эшкә җигәргә туры килә, ул миндә иҗади энергия белән берлектә яши әле. Эш миңа шатлык һәм канәгатьләнү хисләре китерә, шушы вакытны, яшемне аңлап яшәү мөмкинлеге бирә. Аннары коллектив та миңа бик якын, югарыда әйтелгәнчә, мин бит лаеклы ялга да шуннан киттем.
Татьяна Николаевна Коробова, хезмәт ветераны:
- Пенсия яшендә мин җиде ел эшләдем. Бу болай булды. Миңа 1 нче урта мәктәп укучысы булып саналучы Олеся Денисова белән шөгыльләнергә тәкъдим ясадылар. Ә дәресләр тернәкләндерү үзәгендә уза иде. Мин аның белән 1-4 сыйныфлардагы барлык предметлар буенча да шөгыльләндем, бала мәктәп программасыннан калышмасын өчен, бишенче елда биология, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен дә укыттым. Ә инде 8-9 сыйныфларда ул үз яшьтәшләре белән бергә - 1 нче урта мәктәптә белем ала башлады. Бу сәләтле кызны районда белмәгән кеше юктыр. Хәзер ул авыл хуҗалыгы техникумының 2 нче курсында уңышлы гына укый. Без аның белән әле дә аралашып торабыз. Илья Иванов белән ике ел шөгыльләндем - 1-2 сыйныф- ларда аңа да барлык фәннәр буенча белем бирдем.
Яңадан эшкә чыгуымның сәбәпләре күп. Беренчедән, кеше хәленә керү, кызгану хисе, икенчедән, үзеңне кирәкле итеп тою, иҗади мөмкинлекләрне сарыф итәсе килү теләге булу. Өченчедән, өйдә үзеңне япа- ялгыз итеп хис итәсең, ә биредә - һәрчак кеше арасында.
Редакциядән. Югарыда сурәтләнгән бу ике педагог та берничә буын укытучылар династиясе вәкилләре.
Республиканың агросәнәгать комплексына югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә өлеш керткәне өчен Любовь Анатольевна ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Сәләтле шәхес үзен һәркайда таныта шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев