Хезмәтне саклау
Район прокуратурасы төзелеш объектларында эшләүчеләрнең хезмәтне саклау өлкәсендәге кануннарның үтәлеше буенча тикшерү уздырды.
Шәһәрнең К.Маркс урамындагы 59 йорт адресы буенча төзелеш объектында эшләр шәхси эшмәкәр И.Маликов тарафыннан алып барыла. Бинаның мансард катын төзү, түбә ябу эшләре хезмәтне саклау өлкәсендә кануннарны бозып башкарыла. Аерым алганда, төзүчеләр түбәне саклаучы билбау, трослар кулланмыйча ябалар. Шулай ук РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының "Эшләүчеләрне махсус өс киеме, аяк киемнәре һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең тармакара кагыйдәләрен раслау турында"гы 2009 ел, 01. 06 кабул ителгән 290 санлы канунының 26 пункты да үтәлмәгән.
Әлеге объектта техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча бурыч бригадир А.Нәбиевка йөкләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге вазифаи затка карата административ җаваплылык эше кузгатылган, әлеге эш ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә юнәлтелгән.
Моңа кадәр уздырылган тикшерү барышында биредә эшләүчеләрнең югары биек-лектәге эшләрне саклану чараларын кулланмыйча башкаруын күздә тотып, бригадир А.Нәбиев административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 1000 сум күләмендә штраф салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев