Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттәшлек ныгысын

Күбебез теге яки бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтен төптән аңламыйча аларны тәнкыйтьләргә күнеккән. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрне дә шулай тиргәп эчләрне бушатырга яратабыз. Әйе, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләп барабыз, сорарга хакыбыз бар анысы. Ә менә шушы үзебез яшәгән күпкатлы йортның бөтен проблемаларын, мәшәкатьләрен үз өстебезгә алырга, ягъни йорт буенча җаваплы кеше...

Күптән түгел район комиссиясе шәһәрдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә карата фикерләрен сораштырып, проблемаларын өйрәнеп йөрде. Әйе, бу идея начар түгел. Әмма санаулы көннәр эчендә һәрбер фатирга кереп чыгу башка сыймаслык хәл, мондый рейдлар әледән әле башкарылса гына инде. Әле керәм дисәң дә кайсы өйдә булмый, кайсы ишеген ачмый. Менә шунда йорт буенча җаваплы кеше булырга тиешлеге үзен сиздерә дә инде. Йорт һәм йорт яны территориясе буенча барлык проблемаларны белеп тору, теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итү, шушы йорт белән Идарәче компания арасында элемтәдә тору өчен дә кирәк бит инде алар. Һәм иң мөһиме - ай саен фатирдагы учет приборларының күрсәткечләрен алып, аларны аерым журналга язып бару һәм тиешле службаларга тапшыру, кварталга бер тапкыр счетчикларның техник торышын, күрсәткечләрен тикшерүдә катнашып, торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләрнең дөреслегенә, түләүләрнең вакытында башкарылуына, коммуналь хезмәтләрнең, ремонт эшләренең сыйфатына контрольлек итүче дә булыр иде алар. Шул рәвешле Идарәче компаниягә дә, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче службаларга да файда китерерләр, бурычлы йортлар исемлеге дә артмас иде. Әйе, Идарәче компания мондый кешеләрнең һәр йорт буенча булуын хуплый. Узган ел шушы максатны күздә тотып башлап җибәрелгән эшнең нәтиҗәсе буларак, хәзерге вакытта күпкатлы йортлар буенча 40 шундый җаваплы кеше бар. Аларның бу эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын безгә вакыт күрсәтер. Бүгенге көндә Идарәче компаниядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча уңай саналган йортлар исемлегендә Изыскательләр урамындагы 1/5, 2/10, 1/11, 1/23, 2/3А, Чернышевский урамындагы 65А, Р.Люксембург урамындагы 100, Гурьянов урамындагы 100 һәм 57 нче йортлар тора, ә Изыскательләр урамындагы 1/15, 1/18, 1/25А,1/6,1/7, 1/9, 2/1, 2/7, 3/10 нчы, Тукай урамындагы 55 нче йортлар бурычлары зур булган йортлар исемлегендә. Ничек кенә булмасын, Идарәче компания йорт буенча җаваплы кешеләр белән кулга кул тотынып эшләргә, ә без, күпкатлы йортларда яшәүчеләр, бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә тиеш. "Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала", дигән сыман, гомумйорт проблемаларына күзәтүче кебек читтән генә карап, аларны хәл итүдә кемнедер тиргәп, "башкалар хәл итсен, ул миңа нигә кирәк" дип яшәмәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев